Кама ягы
  • Рус Тат
  • Алдакчылыр сүзенә ышанмагыз

    Соңгы елларда иң киң таралган җинаятьләрнең берсе – кәрәзле элемтә чаралары һәм Интернет аша алдау.

    Лаеш районы территориясендә 2017 елда мондый алдаулар - 24, 2018 елда – 22, агымдагы елның беренче ике аенда – бишәү булган инде. Аларның төп төрләрен санап үтик.

    Алдакчылар счетына акча күчерү

    . Беренче ысул. Алдакчылар сезнең номерга шалтыраталар һәм сезнең бәлагә тарыган якын туганыгызга ярдәм итү өчен билгеле бер күләмдә акча кирәклеген сорыйлар.

    .Икенче ысул. Сездән банкта счетны ябу  уңаеннан банк картасының пин-кодын хәбәр итүегезне сорыйлар.

    .Өченче ысул. Сез Интернетта әйбер сатып алу- сату турында белдерү урнаштырасыз. Алдакчылар сезгә шалтыраталар һәм сез тәкъдим иткән товарга түләү яки алар тәкъдим иткән товарга түләү өчен сезнең банк картасы мәгълүматларын һәм аның пин-кодын хәбәр итүегезне сорыйлар.

    .Дүртенче ысул. Сез Интернетта урнаштырылган белдерүләр буенча ташламалы шартларда кредит алырга җыенасыз. Сезнең белән элемтәгә кергәч алдакчылар кредитны хуплау яки алар күрсәткән счетка ниндидер суммада иминият өчен акча күчерүегезне сорыйлар.

    Акча купюраларын алыштыру

    Җинаятьчеләр үзләрен пенсия фонды яки башка социаль оешмалар хезмәткәрләре дип танытып акча реформасы үткәрелүе турында хәбәр итәләр һәм иске акча купюраларын яңаларына алыштырырга тәкъдим итәләр. Аннан соң сезнең акчаларны төсле принтерда ясалган “яңа банкнотларга” алыштыралар. Нигездә аңа өлкән яшьтәгеләр каба.

    Мондый хәлләргә тарымау өчен Лаеш районы эчке эшләр бүлеге кисәтә:

    -сезгә таныш булмаган затлардан килгән теләсә нинди хәбәрне кат-кат тикшерегез;

    -алар исеменнән эш иткән туганнарыгыз белән яки банкның рәсми вәкилләре белән элемтәгә керегез, счет яки картаның ябылуын ачыклагыз;

    -таныш булмаган кешеләр кушканнарны үтәргә ашыкмагыз, ниндидер карар кабул иткәнче туганнарыгыз, хезмәткәрләрегез, күршеләрегез белән киңәшләшегез;

    -алдакчылар сүзләренә беркайчан ышанмагыз, алар әйткән телефон номерына акчалар күчермәгез һәм шәхси очрашуда аларга акча бирмәгез;

    -алдыйлар дип аз гына шикләнсәгез дә кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: