Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аңа монда урын юк

    Җинаятьләр статистикасына ярашлы төстә, вак хулиганлык һәм исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булуны иң киң таралган хокук бозулар дип атарга була. Мәсәлән, узган елда вак хулиганлыкның 504 факты, исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булуның 495 очрагы теркәлгән. Җәмәгать урыннарында сыра һәм тагын да куәтлерәк исерткеч эчемлекләр эчкән өчен 68 кеше тоткарланган.

    Буш вакыт булганда аны ничек үткәрергә кирәк икәнен һәркем үзе хәл итә. Кемдер спортзалга бара, чаңгы шуарга чыга, ә кемдер шәраб-аракы бүлегенә еш йөри башлый һәм административ җәзага тартылучы затлар исемлегенә эләгергә мөмкин.

    -Җәмәгать урыннарында сыра эчкән өчен 100 сумнан 300 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин,-дип кисәтә Лаеш ЭЭБнең административ законнар үтәлеше буенча үзәк начальнигы Марина Карпова. - Ә җәмәгать урыннарында 40 һәм аннан күбрәк градуслы алкогольле эчемлекләр эчкән өчен-500 сумнан 700 сумга кадәр.

    Җәмәгать урыннарына уку, физкультура-сәламәтләндерү һәм медицина учреждениеләре, җәмәгать транспорты һәм автотранспорт тукталышлары, мәдәният учреждениеләре һәм башкалар керә. Аеруча агрессив вак хулиганнарны полицейскийлар хәл ачыкланганчы өч сәгатькә тоткарлый алалар. Теләсә нинди очракта да беркетмә төзелә, ә аннан соң вазифаи зат (участок уполномоченные, ЭЭМ бүлеге дежурные һәм башкалар) карар кабул итә: яки штраф салырга, яки эшне судка җибәрергә. Соңгы очракта алдагы җәза билгеләнә: яки штраф салына, яки 15 тәүлеккә административ арест турында карар чыгарыла, тоткарланучы әлеге 15 тәүлекне бүлекнең махсус приемнигында үткәрә.

    Шуны белергә кирәк: 40 тәүлек дәвамында түләнмәгән штраф өчен 15 тәүлеккә административ арест яки яңа штраф салу (ләкин инде икеләтә күләмдә) каралган. Мәсәлән, әгәр граждан башта 500 сум түләргә тиеш булган икән, 40 тәүлектән соң аңа дәүләт файдасына өстәмә 1000 сум күчерергә туры киләчәк. Нәтиҗәдә - 1500 сум.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: