Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Автомобиль ремонтлаганда нәрсәләр белергә кирәк

Күпчелек автомобильчеләр үзләренең тимер атларына мөстәкыйль төстә ремонт ясый алмыйлар. Кагыйдә буларак, кешеләр сервис үзәкләре белгечләренең һөнәри осталыгына өметләнә. Әмма автосервис һәм автомобиль хуҗалары арасында шактый гына су асты ташлары булырга мөмкин. Ремонт гарантияле (бушлай) һәм гарантиясез (түләүле) була. Сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә язма формада килешү төзелә. Анда түбәндәге мәгълүматлар...

Күпчелек автомобильчеләр үзләренең тимер атларына мөстәкыйль төстә ремонт ясый алмыйлар. Кагыйдә буларак, кешеләр сервис үзәкләре белгечләренең һөнәри осталыгына өметләнә. Әмма автосервис һәм автомобиль хуҗалары арасында шактый гына су асты ташлары булырга мөмкин.

Ремонт гарантияле (бушлай) һәм гарантиясез (түләүле) була. Сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә язма формада килешү төзелә. Анда түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

-башкаручы оешманың (индивидуаль эшмәкәр өчен - ФИО, дәүләт теркәве турында мәгълүмат) исеме һәм юридик адресы;

-кулланучының ФИО, телефоны һәм адресы;

-заказны кабул итү датасы, аны башкару сроклары;

-автотранспорт чарасының маркасы, моделе, дәүләт номеры билгесе, төп агрегатлар номерлары;

-автомобильнең яклар килешүе белән билгеләнгән бәясе;

-башкаручы һәм клиент тарафыннан тапшырылган башкарыласы эшләр, запас частьләр һәм материаллар исемлеге, аларның бәясе һәм саны;

-әгәр алар билгеләнгән икән, ремонт нәтиҗәсенә гарантия сроклары;

-заказ кабул итүче затның вазифасы, ФИО һәм аның имзасы, шулай ук клиент имзасы;

-гарантиясез хезмәт күрсәтү өчен - башкарыласы эш бәясе һәм аңа түләү тәртибе.

-Әгәр заказчы машинаны сервис үзәгендә калдыра икән, башкаручы килешү белән бергә кабул итү-тапшыру акты да төзергә тиеш, - ди дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы өлкән белгече Ленара Сатдинова. - Анда автотранспорт чарасының комплектлылыгы һәм күзгә күренеп торган зыян килгән урыннары һәм җитешсезлекләре, кулланучы тарафыннан бирелгән запас частьләр һәм материаллар турында төгәл исемнәре, тасвирламасы һәм бәясе язылган мәгълүматлар күрсәтелә. Аңа башкаручы һәм клиент имза куя һәм ул печать белән раслана.

Автосервис заказчы ризалыгыннан башка өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтергә хокуклы түгел, шулай ук бер төрле хезмәт күрсәтүне икенчеләрен башкаруның шарты итеп куярга тиеш түгел. Кулланучы үзенең ризалыгыннан башка күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүдән баш тартырга хокуклы, әгәр алар инде түләнгән икән - алар өчен түләгән сумманы кире кайтаруларын таләп итә ала.

-Килешүдә башкарыласы эшләр бәясе автосервис һәм заказчы арасында аерым килешү белән билгеләнә,- дип аңлата Ленара Маратовна. - Кулланучының өстәмә ремонт ясау турындагы үтенече аерым килешү белән рәсмиләштерелә. Заказчы теләсә кайсы вакытта башкарылучы эшләр барышын һәм сыйфатын тикшерергә хокуклы, ләкин аларны башкару барышына катнашырга тиеш түгел.

Кулланучы килешүдә билгеләнгән срокларда башкаручы катнашында транспорт чарасының комплектлылыгын һәм техник торышын, шулай ук башкарылган эшләрнең күләмен һәм сыйфатын, ремонтланган узеллар һәм агрегатларның төзеклеген тикшерергә һәм башкарылган эшне кабул итәргә тиеш.

Автомобиль башкарылган эшкә тулысынча түләгәннән соң, кабул итү-тапшыру актын һәм квитанцияне, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документны күрсәткәндә бирелә.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация алу өчен сез түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8 (843) 277-94-95; Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт, икътисад бүлеге.

Газетаның алдагы саннарыннан сез ремонттан соң җитешсезлекләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеген белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X