Кама ягы
  • Рус Тат
  • Автомобильне кышка ничек әзерләргә

    Кышын автомобильдән файдалану аның хуҗасыннан мәҗбүри әзерлек таләп итә. Бу кышкы вакытта узеллар һәм агрегатларның катлаулы шартларда эшләве белән бәйле. “Тимер ат” иң яраксыз вакытта уңайсыз хәлгә куймасын өчен берничә мөһим процедураны үтәргә кирәк.

    -Автомобильне кышка әзерләү буенча барлык чараларны берничә этапка бүләргә була, - дип сөйли автосервис директоры Фәнис Кәримов. – Бу җәйге шиннарны кышкыга алыштыру, аккумулятор батареясын тикшерү (АКБ), мотор маен алыштыру, суыту системасын тикшерү, тормоз системасын тикшерү, тәрәзә чистарткычларны әзерләү, мотор бүлеген җылыту, кузовны реагентлар йогынтысыннан саклау, йозакларны һәм резина тыгызлагычларны эшкәртү. Бу эшләрне җентекләбрәк карыйк.

    Резинаны сезонлы алыштыру турында күп сөйләргә туры килми. Теләсә кайсы белгеч салкында җәйге резинаның катылануын  һәм хәтта коры юл катламы белән дә шактый начар тоташуын әйтер. Шиннар эластиклыгын югалта, ә бу куркынычсызлыкка тәэсир итә. Кышка кергәнче тормоз системасын тикшерү дә мөһим. 

    -Аккумулятор кышкы чорда көчле тискәре температуралар йогынтысына эләгә, - дип аңлата Фәнис Вәгыйзович. – Кышын АКБ заряды бетмәсен өчен электролит дәрәҗәсен тикшерергә һәм аның үтә күренмәле булуына инанырга кирәк. Әгәр юшкыны бар икән, пластиналар уалу ихтималы бар һәм кыска ялганыш булу мөмкин. Кирәк булганда  дистилляцияләүче су өстәгез. Электролитның куелыгын тикшерегез. Кыш өчен тәкъдим ителүче күрсәткеч 1270-1280 кг/м3 тәшкил итә. Әгәр АКБда гомуми киеренкелек кирәк булганнан аерыла икән, аны заряд җайланмасы ярдәмендә корырга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: