Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Автосөюче колагына

Автомобильгә сыйфатсыз ремонт ясалган очракта нишләргә Александр ВОРЖЕЦОВ Автор фотосы Һәр автосөюче дә үз машинасына ремонт нәтиҗәләре белән канәгать түгел. Шактый вакыт һәм акча тотылган, ә тимер ат белән проблемалар шул килеш диярлек калган. Автосервиска дәгъваларыгыз туган очракта нәрсә эшләргә соң? Җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучы моның турында кичекмәстән башкаручыга хәбәр итәргә...

Автомобильгә сыйфатсыз ремонт ясалган очракта нишләргә

Александр ВОРЖЕЦОВ

Автор фотосы

Һәр автосөюче дә үз машинасына ремонт нәтиҗәләре белән канәгать түгел. Шактый вакыт һәм акча тотылган, ә тимер ат белән проблемалар шул килеш диярлек калган. Автосервиска дәгъваларыгыз туган очракта нәрсә эшләргә соң?

Җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучы моның турында кичекмәстән башкаручыга хәбәр итәргә тиеш.

-Күрсәтелгән җитешсезлекләр кабул итү-тапшыру актында язылырга тиеш, ә аңа башкаручы оешманың җаваплы заты һәм клиент кул куя, - дип сөйли дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы әйдәүче белгече Ленара Сатдинова. - Заказны кабул иткәндә төзексезлеккә тап булган клиент кабул итүне раслаучы кабул итү-тапшыру актында яки башка документта әлеге җитешсезлекләр күрсәтелгән булса, аларны атау яки аларны бетерү буенча таләпләрне белдерү мөмкинлегенә ия.

Яшерен төзексезлекләрне ачыклаган заказчы, шул исәптән башкаручы тарафыннан белә торып яшерелгәннәрен дә, аларга тап булуга ук бу турыда үз вакытында автосервиска хәбәр итәргә тиеш.

-Кулланучы һәм башкаручы арасында җитешсезлекләр яки аларның сәбәпләре буенча каршылыклар килеп чыга икән, башкаручы оешма үз инициативасы белән яки клиент таләбе буенча автомобильне экспертизага җибәрергә һәм аны үткәргән өчен түләргә тиеш, - дип аңлата Ленара Маратовна. - Башкарылган эшнең җитешсезлекләре табылган очракта заказчы үз теләге буенча башкаручыдан җитешсезлекләрне бушлай бетерүне, шуңа туры килгәнчә эш өчен билгеләнгән бәяне киметүне, эшне бушлай нигездә яңадан башкаруны яки җитешсезлекләрне үз көчләре белән яки өченче затлар тарафыннан төзәтү буенча чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучы килешүне үтәүдән баш тарта һәм килешүдә билгеләнгән срокларда җитешсезлекләр бетерелмәгән икән барлык чыгымнарны тулысынча каплауларын таләп итә ала. Клиент башкарылган эшнең әһәмиятле җитешсезлекләренә тап булганда да килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы.

-Заказчы автомобильгә ясалган ремонтның җитешсезлекләре белән бәйле төстә үзенә китерелгән чыгымнарны тулысынча каплауны таләп итә ала, - ди Ленара Сатдинова. - Зыян кулланучының шуңа туры килгән таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда каплана. Әлеге таләпләр башкарылган эшне кабул иткәндә, яки гарантия срогы эчендә бирелә ала, ә ул булмаганда - машинаны ремонтлау буенча эшне кабул иткән көннән соң 2 ел эчендә.

Төзексезлекләр автосервис тарафыннан килешүдә күрсәтелгән срокларда бетерелергә тиеш. Билгеләнгән срокларны бозган очракта башкаручы кулланучыга һәр көн өчен эш бәясенең өч проценты күләмендә неустойка түли.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация алу өчен сез түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8 (843) 277-94-95, Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт, икътисад бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район