Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

“Бала - төп пассажир” акциясе дәвам итә

Лаешның «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре балалар һәм өлкәннәр өчен белешмәлекләр алдылар.

Акция кысаларында уртак рейдны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторлары үткәрде. Акция 2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр үткәрелә.

Балаларга һәм өлкәннәргә белешмәлекләр тапшырылды. Юл-патруль хезмәте инспекторлары баланы автомобильдә балалар өчен автокреслосыз йөртүче хокук бозучыны ачыклаган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтергә вәкаләтле. Мәсәлән, 2020 елда республика автоинспекторлары 12 меңнән артык шундый хокук бозу очрагын кисәткән.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты тарафыннан җиңел автомобильдә балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта җиде яшькә кадәр аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен тотып торучы җайланмалар кулланып йөртүнең гамәлгә ашырылырга тиешлеге билгеләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсе 3 өлешенә ярашлы төстә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Бүгенге көндә балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар җәрәхәтләнүен һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев