Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балаларның тәрәзәләрдән егылып төшүен ничек кисәтергә

Социаль челтәрләрдә еш кына балаларның күп катлы йортларның тәрәзәсеннән егылып төшүе турында мәгълүмат пәйда була. Фаҗигаләрнең сәбәпләре бер үк: "Тәрәзә сеткасына таянган һәм егылып төшкән".

Ә төгәлрәк әйтсәк, бу сәбәп түгел, ә нәтиҗә. Сәбәпләре, нигездә, икәү: балаларның олылар

каравыннан читтә калуы һәм тәрәзә рамнарыннан файдалануның куркынычсызлыгы

тәэмин ителмәү. Профилактика чаралары да моңа бәйле. Беренчесе - балалар артыннан

күзәтү һәм аларны үзләрен генә караучысыз калдырмау. Икенчесе - ачык тәрәзәләргә якын

килү юлын ябу. Әгәр тәрәзә төпләре биек икән – бала анда менә алмасын өчен алар

яныннан өстәлләр, урындыклар һәм башка җиһазларны алып кую. Тагын бер ысулы -

тәрәзәләргә махсус йозаклар яки куркынычсызлык каешлары урнаштыру. Тәрәзәне

берничә сантиметрдан артык ачарга мөмкинлек бирмәячәк фиксаторлар яхшы.

Әгәр бүлмәне җилләтергә телисез икән, форточканы ачыгыз. Әгәр тәрәзәнең әйләндереп

ачып кую механизмы бар икән, тәрәзәләрне авыштырып ачыгыз, ә тулысынча түгел.

Тәрәзәләр йозаклы тоткалар кую яхшы. Тәрәзәне япканнан соң, ачкычны борырга кирәк,

ул ачу механизмына блокировка ясый. Ачкычны бала аңа кадәр барып җитә алмаслык

итеп яшерергә кирәк.

Тәрәзә сеткаларына беркайчан да ышанмагыз! Алар балада куркынычсызлык иллюзиясе

тудыра, бала аңа тәрәзәгә таянган кебек таяна. Сетка ычкына. Ә балалар оча белми…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети окна

2
X