Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Беренче чиратта – иминлек

Уку йорты турында үзеңне тоту кагыйдәләре, шул исәптән мәктәпкә кертелми торган предметлар исемлеге булган өстәмәсе белән Нигезләмәләр эшләү мәсьәләсе көн үзәгендә кала.

Бу өлешчә яшьләр арасында “колумбайнерлар” субкультурасы таралу белән аңлатыла, ә ул яшьтәшләргә карата көч куллануны, усаллыкны, хокукларны боза торган гамәлләрне пропагандалый.

Лаеш эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрен саклау  техник һәм хезмәт күрсәтүче персоналга йөкләнүен әйтәләр. Әмма үзләренең төп вазифаларын башкарганда үткәрү режимы сакланмый. Ул арада РФ Хөкүмәтенең 2017 ел 7 октябрьдәге карарының 18 пунктында белем бирү объектларын саклык оешмалары хезмәткәрләрен җәлеп итү юлы белән саклауны тәэмин итү дә күздә тотыла. Планлы нигездә персоналны кулга тота торган металл детектор кулланып гражданнарны карау кагыйдәләренә өйрәтү, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү, террорчылык актлары булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен саклау.

Шуны да әйтеп үтү кирәк, 2015-2020 елларга террорчылардан саклануны тәэмин итү һәм терроризм идеологияләренә каршы тору чаралары планына ярашлы төстә Лаеш районы белем бирү оешмаларында мәктәп балаларының хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулары үткәрелә. Мәсәлән, “Яшьләр арасында социаль, милләтара һәм диниара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән программалар һәм проектларны тормышка ашыру” семинары кысаларында “Яшьләр мохитендә милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр: экстремизмга каршы тору системасы формалаштыру” темасына түгәрәк өстәл эше оештырылды. Бу очрашуда прокурор ярдәмчесе Владимир Тасаков, протоиерей Алексий, ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Фатыйма Сакаева, мәгариф идарәсе әйдәүче белгече Любовь Харитонова, ПДН инспекторы Ангелина Коннова һәм районның барлык мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

-Мондый очрашулар файдалы, - дип исәплиләр түгәрәк өстәлдә катнашучылар. – Алар проблемалы сорауларга җавап табарга ярдәм итәләр. Без тәҗрибә уртаклашабыз. Ахыргы нәтиҗәдә белем бирү учреждениеләренең иминлеге арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев