Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Акылсызлык чигендә битарафлык

Дүрт ай йомгаклары буенча Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләре саны арту теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу категория һәлакәтләр 13кә арткан - 130 авария булган. Һәлак булган балалар саны икеләтә арткан. 137 бала төрле җәрәхәтләр алган (узган елда - 122). Балалар өчен махсус креслолар файдалануда, төгәлрәге, аларны...

Ата-аналарның битарафлыгы шаккатыра, еш кына ул акылсызлыкка тиң. Казан-Оренбург юлының 146нчы километрында юл һәлакәтендә җиңел машинадагы сигез яшьлек пассажир һәлак була. Машина йөртүче - бу баланың атасы - 2010 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен алты тапкыр җаваплылыкка тартылган, шул исәптән - өч тапкыр тизлекне арттырган өчен һәм бер мәртәбә - баланы махсус креслосыз йөрткән өчен. 2011 елда аңа тизлекне арттырган өчен ике тапкыр җәза биргәннәр. Бу юлы да әтисе улын йөрткән машинада махсус кресло булмаган...

Кар эреп тә бетмәде, аларда ике көпчәкле "атлар" - мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар күренде. Яшьләр тизлек белән мавыгып газга басалар һәм игътибарсыз йөртүчене сагалаган куркыныч турында онытып юл буйлап "очалар". Диаграммада китерелгән саннар Татарстанда "язгы мотоцикл акылсызлыгы" йомгакларын ачык күрсәтә.

Безнең районда да хәлләр мактанырлык түгел. Мәсәлән, 15 апрельдә кичке якта Столбищеда яшәүче 14 яшьлек җиденче сыйныф укучысы мопедта борылышларның берсендә маневр ясарга омтыла. Йөртү тәҗрибәсе, йөртү таныклыгы булмый торып ул куркыныч янавын сизми һәм "Лада" автомобиленә бәрелә. Аның бәхетенә җиңел машина үсмер юнәлешендә хәрәкәт итә һәм машина йөртүче мопед йөртүченең көтелмәгән маневрын вакытында күрә. Җиденче сыйныф укучысының күкрәк читлеге бәрелә, сыдырылган урыннары күп була.

Тугызынчы майда Каипы мәктәбенең 14 яшьлек укучысы "Иж Юпитер-2" мотоциклы белән Казан-Оренбург юлына чыга. Аны полиция хезмәткәрләре күрә, яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны Каипыда туктаталар. Яшь кешенең, табигый ки, бернинди документы булмый. Ике очракта да полиция хезмәткәрләре яшүсмерләрнең әти-әниләренә беркетмә төзиләр һәм эшне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә тапшыралар.

Бүген Татарстанда 10300 мотоцикл исәптә тора - ТРдагы барлык транспорт санының бер проценты, ә мототранспорт катнашындагы аварияләр өлеше биш проценттан артык. Мопедлар, скутерлар һәм мотоцикллар транспортның иң куркыныч төре дигән нәтиҗә ясала. Юлларда ике көпчәкле транспорт чарасы куллану һәрчак куркыныч.

ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртә: мопедка 16 яшь тулгач, мотоциклга 16 яшьтән "А" категорияле йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә була. Ата-аналар балага велосипед сатып алганда бу техника белән юлга 14 яшь тулгач кына чыгарга яравын кисәтергә оныталар. Тәҗрибәсе булмаган ике көпчәкле транспорт йөртүче бу таләпләрне сакламыйча үз үзенә дошманга әйләнә. Кайчакта әти-әниләр моны соң аңлыйлар. 2008 елда безнең районда куркыныч юл һәлакәте булды: балалар утырган скутер "КамАЗ" көпчәкләре астында калды. Өч яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлде, 12 яшьлек йөртүче каты җәрәхәтләр алып әле дә комада ята.

Машина йөртүчеләр өчен җитди куркыныч тудырган транспорт чараларының тагын бер категориясе бар: квадрацикллар һәм трицикллар. Ике көпчәкле транспорттан бераз тотрыклырак, әйләнеп капланганда алар имгәтәләр, вакыты белән үлемгә дә китерәләр. Кыйммәтле "уенчык" - скутер, мопед яки квадрацикл сатып алганда ныклап уйлагыз: бу балага бик кирәкме, ул мондый транспорт йөртүчеләргә куелган таләпләрне беләме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП дети статистика