Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бирегез миңа машина, бирегез

    Габишевода яшәүче гр. Г.ның шулкадәр машинада йөрисе килә ки, җиңел машина хуҗасының йөртүче урынын калдырасы килмәве аның өчен киртә булмый. Яшь ир кеше проблеманы гади һәм оператив хәл итә: ВАЗ -111830 хуҗасының башына берничә тапкыр суга, аны кабинадан сөйрәп чыгара, аннан соң руль артына утыра да Габишево урамнары буйлап китә....

    Габишевода яшәүче гр. Г.ның шулкадәр машинада йөрисе килә ки, җиңел машина хуҗасының йөртүче урынын калдырасы килмәве аның өчен киртә булмый.

    Яшь ир кеше проблеманы гади һәм оператив хәл итә: ВАЗ -111830 хуҗасының башына берничә тапкыр суга, аны кабинадан сөйрәп чыгара, аннан соң руль артына утыра да Габишево урамнары буйлап китә.

    Автомобильне куып китүчене тиздән тоткарлыйлар. Лаеш районы прокуратурасы 34 яшьлек гр. Г.га карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

    Шуны әйтергә кирәк, 2014 елда әлеге автосөюче административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Анда ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Суд карары буенча аны 1 ел да 6 айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Әле җәза срогы үтмәгән, ә гр. Г. яңадан руль артына исерек килеш утырган - әмма хәзер инде чит машинага, көч кулланып куып кителгән машинага.

    -Әлеге хокук бозу узган елның сентябрендә килеп чыга, - дип аңлатма бирә прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Гр. Г. үз гаебен тулысынча таныды, зыянны тулысынча каплады.Узган атнада ул транспорт чарасын куып китүдә һәм автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүдә гаепләнеп суд каршына басты.

    Суд карары белән гр.Г күрсәтелгән җинаятьләрне кылуда гаепле дип танылды һәм 2 ел да 7 айга (шартлы төстә) ирегеннән мәхрүм ,өч елга транспорт чараларына идарә итүдән дә мәхрүм ителде.

    Хөкем карары әлегә закон көченә кермәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: