Бүләкнең ришвәт булуы бар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һәркайсы ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә Россия Федерациясе закон нигезләмәләрен сакларга мәҗбүр.
Ул дәүләт һәм муниципаль вазифалар биләгән затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым бер оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр алуны тыя. Закон шулай ук бу категориягә кергән затларга хезмәт вазифаларын башкару уңаеннан бүләкләр алырга рөхсәт итми. Рәсми, протокол чаралар яки хезмәт командировкалары уңаеннан алынган тапшырыласы бүләкләр искәрмә булып тора.
Вазифаи затларга шәхси тантаналы чараларда, шул исәптән үз дусларыннан яки алар белән элемтәдә булган кешеләрдән бүләкләр алу киңәш ителми, аларга карата дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үзләренең хезмәт бурычларын үтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев