Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Боз өстендә балык тотарга яратучыларны коткару сезоны ачылды

ГИМС хезмәткәрләре Рождествено авылыннан ерак булмаган урында ике балыкчыны коткардылар.

Фотоны Александр Пыренков бирде

Коткаручылар рейдларны регуляр үткәрәләр, аларның максаты – ныгып бетмәгән бозда бәхетсезлек очракларын кисәтү. Ә үткән якшәмбедә алар  бәхетсезлек очрагына дучар булган ике балыкчыны коткардылар.

Елгаларда боз ныгып бетмәде әле – аның калынлыгы кайдадыр 5см тирәсе. Боз өстенә аның калынлыгы 7 см  һәм аннан артык булганда гына курыкмыйча  керергә була. Шуңа да карамастан, ял көннәрендә боз өстендә балык каптырырга яратучылар сулыкларга юл алдылар, салкын суга чуммабыз дип ышанганнар күрәсең.

Киндери поселогыннан килгән ике һәвәскәр балыкчы да барысы яхшы булыр дип уйлаганнар. Бер яктан караганда, үзләре олылар – берсенә 69, икенчесенә 46 яшь, нишләгәннәрен аңларга тиешләр. Әмма алар уйлаганча булмый шул. Ирләр балык тота башлагач юка боз ярыла, бәке хасил була.

ГИМС хезмәткәрләре ТР эзләү-коткару хезмәте коткаручылары белән бергә тиз арада хәлне бәялиләр һәм катер белән ярдәмгә килеп җитәләр. Алар мескеннәрне боз әсирлегеннән коткаралар. Җылыталар, алар белән тиешле әңгәмә үткәрәләр һәм аларга үзеңне бозда ничек тоту кирәклеге язылган белешмәлекләр бирәләр.

Моннан тыш, хәзер бу балыкчыларга Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.10 маддәсе 2нче өлешенә ярашлы төстә штраф түләргә дә туры киләчәк. Сулыкларга калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә кергән гражданнарга кисәтү ясала яки 1,5 меңнән 2 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 5тән 7меңгә кадәр, юридик затларга – 50дән 70 мең сумга кадәр штраф салына.

-Боз өстендә балык тотарга яратучы хөрмәтле, балыкчылар! Хөрмәтле Лаеш районы халкы! – дип мөрәҗәгать итә ГИМСның Лаеш районы участок начальнигы Александр Пыренков, ныгымаган боз өстенә керергә курыкмаучыларга. – Үтенеп сорыйм: иминлек техникасын саклагыз, үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз. Исегездә тотыгыз: калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә керү – бик тә куркыныч. Мондый калынлыкта бәкеләр булу гадәти хәл. Тоткан балыгыгыз туганнарыгыз һәм якыннарыгызның күз яшьләренә тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев