Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Бүренең йөрәге авыртмый, күзләре генә ялтырый

Идел буе округы милли гвардия гаскәренең махсус билгеләнештәге бүлекчәсе хәрбиләре махсус билгеләнештәге сугышчыларның иң югары билгесе – тимгелле берет иясе булу хокукына сынау үттеләр.

 Сынаулар махсус билгеләнештәге “Барс” Казан отрядының өйрәнү полигонында Лаеш районы Емельяново авылы янында булды.

 

Без полигонга беренче кыр сынавы тәмамланганда килдек, ул тулысынча киенгән һәм коралланган килеш12 километрлы марш-бросоктан гыйбарәт иде. Инструкторлардан стартка 22 сугышчы чыгуын белдек. Сынауларга Идел буеннан 30 хәрби килгән. Аларның  сигезе теоретик тест этабында һәм физик, хәрби-медицина, тау, инженер, ут, тактик-махсус әзерлек һәм элемтә буенча нормативлар тапшырганда төшеп калган. Шуны да әйтеп үтү кирәк, хәрби хезмәткәрләрнең барысы да тимгелле берет кию хокукы алу өчен көрәшә алмый. Кандидатлар махсус билгеләнештәге бүлекләрдә 12 айдан күбрәк хезмәт итәргә һәм “тимгелле” беретка ия булган хезмәттәшләренең хуплавын алырга, хезмәт буенча уңай характеристикалары булырга тиеш.

 

Гади булмаган марш-бросок дәвамында тагын 12 егет дистанциядән төште. Каршылыклар полосасында журналистлар төркемен беренче ун сугышчы каршылады. “Сугыш кырына” кергән хәбәрчеләр шунда ук тамаша шаһитләре булдылар. Сугыш хәлен  дөрес гәүдәләндергәннәр – шартлау авазлары, автоматтан атышлар, ут һәм газ атакалары, куркыныч та булып китте. Әмма сынауларда катнашучылар үзләрен кыю тоттылар. Арыган, пычранган, барысы тузанга баткан – малайлар дисәк тә була -  хәрби хезмәткәрләр үзләрен чын ир-егетләр кебек күрсәттеләр. Сугышчылар штурм полосалары, чәнечкеле тимер чыбыклар сузылган каршылыкларны, катлаулы киртәләрне үттеләр, биеклекләрне алдылар, зарарланган урыннар аша чыктылар, акробатик трюклар үтәделәр, автоматлардан аттылар, өйрәнүләргә махсус килгән тәҗрибәле инструкторлар командаларын төгәл үтәделәр.Физик чыдамлыкны тикшерү бердән бер булмады. Инструкторлар сугышчыларның стрессларга каршы торуларын тикшерү өчен психологик хәйләләр дә кулландылар.

 

Махсус билгеләнештәге сугышчыларга җан ату өчен полигонга Республиканың төрле шәһәрләре хәрби-патриотик клубларына йөрүчеләр, Казан  студентлары, туганнары һәм якыннары, хезмәттәш дуслары килгән. Алар сынау үтүчеләргә көч бирделәр, җылы сүзләре белән кәефләрен күтәрделәр.

 

Квалификацияле сынауларның йомгаклау этабы кандидатларның махсус билгеләнештәге тәҗрибәле инструкторлар белән 12 минутлык спаррингтан гыйбарәт булды. Тамаша йомшак күңеллеләр өчен түгел. Әмма нәтиҗәләр яхшы булды. Финиш этабына җиткән биш сугышчы бу кырыс сынауны да үтте. Тәҗрибәле “тимгеле”ләр һәр елны бу максатка килүчеләрнең аз булу әйтеп үттеләр. Нәтиҗә буларак – махсус билгеләнештәге хәрбиләргә югары аерылу билгесенә ия булган биш сугышчы өстәлде.

 

Үз хезмәттәшләренең котлауларын кабул иткәндә алардан да бәхетле кешеләр юк иде. Күзләрендә бәхеттән яшь тә күренде, әмма алар физик авыртудан түгел.

 

Махсус билгеләнештәге шундый егетләрне күргәч Ватаныбыз өчен горурлык хисләре арта, мондый ышанычлы сакчыларыбыз булуга күңел сөенә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X