Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Челтәр компания кисәтә

“Челтәр компания” юридик затларга,эшмәкәрләргә һәм халыкка һавадагы һәм кабельле электрүткәргеч линияләр буйлап саклык зоналары барлыгын искәртә, аларның зурлыгы электрүткәргеч линияләрдәге көчәнеш классына бәйле (0,4 кВ көчәнешле һава линиясенеке – 2 метр, 10 кВлы – 10 метр, 35 кВлы – 15 метр, 110 кВлы – 20 метр).

“Челтәр компания” шуны да белдерә: “Электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарын һәм шундый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре”нә ярашлы төстә, электр челтәре оешмалары белән язма килешү булмый торып, юридик һәм физик затларга саклаулы зоналарда түбәндәге эшләрне башкару тыела:

. биналар төзү, капиталь ремонтлау, биналар һәм корылмаларны үзгәртеп кору яки күчерү;

. агачлар һәм куаклар утырту яки аларны кисү;

. чокырлы урыннарның төбен тирәнәйтү, җир казу һәм аны төяү-бушату эшләре башкару, тирән төпкә үк төшеп җитә торган җайланмалар ярдәмендә балык, су җәнлекләре тоту һәм суүсемнәр җыю, терлекләр сугаруны оештыру;

. йөк төялгән яки төялмәгән булуга бәйсез төстә, иң биек габаритыннан алып, вертикаль буенча һавада эленеп  торган электрүткәргеч линияләрнең иң түбән өлешендәге арасы рөхсәт ителә торган минималь ераклыктан кимрәк булган очракта, судноларның үтеп йөрүе (язгы ташулар вакытында суның күтәрелү ихтималы да күздә тотыла);

. йөк төялгән яки төялмәгән булуга бәйсез төстә гомуми биеклеге юл өслегеннән 4,5 метрдан артыграк күтәрелгән машиналар һәм механизмнар үтеп китүе;

. 0,3 метрдан тирәнлектә җир эшләре башкару;

. биеклеге 4 метрдан артык булган авыл хуҗалыгы машиналары һәм механизмнар кулланып кыр эшләре башкару;

. балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, терлек абзарлары, гаражлар һәм барлык төр машиналар кую урыннары урнаштыру;

. теләсә нинди, шул исәптән ягулык-майлау материаллары урнаштыру яки аларны саклау урыннары булдыру;

. суднолар, баржалар һәм йөзеп йөри торган краннар өчен причаллар кору.

 Саклау кагыйдәләрен  санга сукмау һәм саклаулы зоналарда машиналар һәм механизмнар кулланып санкцияләнмәгән  эшләр башкарганда электрик дуга булу ихтималы кешеләр һәм механизмнар якын килгәндә яки электр үткән частьларга (ЛЭП үткәргечләренә) якынайганда аеруча куркыныч (электр тогы сугу). Билгеләнгән кагыйдәләрне  үтәмәүнең фаҗигале нәтиҗәләргә китерүе бар.

“Челтәр компания” предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, шәхси затларга үз кул астында эшләүчеләр белән электрүткәргеч линияләр буендагы саклаулы зоналарда эшләүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эш итү кирәклеге турында җитди эш алып барырга киңәш итә. Электр челтәре объектларының саклаулы зоналарындагы аеруча куркыныч урыннарны,электрүткәргечләргә якын җирләрдә эшләү, электр тогы сугудан зыян күрүчеләргә табиб килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтү турындагы мәгълүматларны һәр кешегә җиткерергә кирәк.

Электрүткәргеч линияләр үтә торган саклаулы зонада нинди дә булса эш алып барырга язма рөхсәт алу өчен “Челтәр компания” филиалларына мөрәҗәгать итү зарур. Адреслар һәм телефоннар Компаниянең www.gridcom-rt.ru  сайтының “О компании” бүлегенең “Филиалы” бүлекчәсендә күрсәтелгән.

“Челтәр компания” ачык акционерлык җәмгыяте Идел буе электр челтәрләре филиалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Челтәр компания

2
X