Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Читләргә керү тыела?

Чит кешенең бернинди каршылыксыз мәктәпкә яки балалар бакчасына үтеп керүе мөмкинме? Моны белү өчен газетабыз хәбәрчеләре районның берничә белем бирү учреждениесендә булды. "Арткы" ишектән Экспериментның беренче ноктасы Каипы мәктәбе булды. Без бинага запас керү урыныннан керүгә уйладык. Ишек тоткасын тартып карадык. Ул бикле түгел иде, ачылды. Мәктәп балалар бакчасы белән...

Чит кешенең бернинди каршылыксыз мәктәпкә яки балалар бакчасына үтеп керүе мөмкинме? Моны белү өчен газетабыз хәбәрчеләре районның берничә белем бирү учреждениесендә булды.

"Арткы" ишектән

Экспериментның беренче ноктасы Каипы мәктәбе булды. Без бинага запас керү урыныннан керүгә уйладык. Ишек тоткасын тартып карадык. Ул бикле түгел иде, ачылды. Мәктәп балалар бакчасы белән бер бинага урнашкан. Бәләкәчләр беренче катта. Безне мөдир күрде. Үзебез белән таныштырып, редакция йөкләмәсе язылган кәгазьне күрсәттек, анда безнең килү максаты аңлатылган иде. Запас ишекнең ни өчен ачык булуын сорыйбыз.

-Янгын куркынычсызлыгы өчен, - дип җавап бирде "Теремок" балалар бакчасы мөдире Любовь Данилова. - Янгын сүндерүчеләр бездән әлеге ишекнең бикле булмавын таләп итә. Без барлык күрсәтмәләрне үтибез. Сүз уңаеннан, паспортларыгызны бирегез, мин хәзер журналга сезнең визит турында язып куям.

Аннан соң без икенче катка күтәрелдек, анда мәктәп урнашкан. Коридорлар буйлап үттек, беркемдә дә шик уятмадык. Яңадан беренче катка, парад керү урынына төштек. Анда безне вахтер хатын каршы алды. Ул таныш булмаган кешеләрне тәрәзәдән үк күргәнлеген әйтте. Мәктәп директорын чакыртты. Без мәктәптә балалар иминлеге өчен ниләр эшләнүен сорадык. Ул сакланамы?

-Сак хезмәткәре урынына бездә вахтер хатын утыра, ул бер үк вакытта техник персонал да. Ә төнлә бинаны ир-ат каравылчы саклый, - дип сөйли Каипы мәктәбе директоры Валентина Талдина. - Әлбәттә, балалар мәктәп территориясенә керергә омтылучы явыз ниятле кешеләргә каршылык күрсәтү күнекмәләре булган профессионал күзәтүе астында булса яхшырак. Тик сез бит аңлыйсыз, мәктәп вахтеры хәзер алган акчага яшь һәм көчле ир-ат эшкә килмәячәк.

Чыннан да, районда хәзергә кайбер шәһәр мәктәпләрендәге кебек мәктәпләрдә тулы кыйммәтле сак оештыруга яки электрон пропуск системасы урнаштыруга бюджет акчалары бүленми. Ә сак өчен акчаны әти-әниләр бирергә теләми. Күпләр моны артык чыгым дип саныйлар. "Ә ни өчен? Зур булмаган поселокта барысы да бер-берсен беләләр. Куркасы юк", - аларның фикере шундый.

Сиздермичә уздык

Алдагы пункт - 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе. Без яңадан ачык ишекләр эзли башладык. Һәм беренче очрактагы кебек аларның берсе ачык булуны күреп гаҗәпләндек. Бинага без технология кабинеты остаханәсе аша кердек. Өс киемнәре белән бина буйлап үттек, стендлар янында тордык, мәгълүматлар укыдык. Безгә бер югары сыйныф укучысыннан кала һичкем игътибар бирмәде. Әмма ул да берни әйтмәде. Шуннан соң без "бирелергә" уйладык һәм үзәк керү урынына чыктык. Безне күреп вахтер һәм укытучыларның берсе аптырап калдылар. "Сез ничек бинага үтеп керә алдыгыз?" - сорау шундый булды. Серне ачарга туры килде. Без, үз чиратыбызда, хезмәт кабинетының ачык ишеге турында сорадык. Безгә анда урындыклар алып кайтуларын һәм аларны запас ишектән ташуларын аңлаттылар. Ә безнең сизермичә керә алуыбыз - бары очраклылык.

-Мәктәпләрдә иминдек проблемасы, һичшиксез, бар. Һәм бу теманы күтәргән өчен рәхмәт, - диде 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе директоры Юлия Трифонова. - Без коллективта эш алып барабыз, класс сәгатьләрендә дә иминлек турында сөйлибез, тәнәфес һәм дәресләр вакытында укытучылар һәм укучылар дежурлыгын оештырабыз. Пропуск системасы оештыру һәм яхшы җиһазланган вахта - тревога төймәсе, полиция бүлеге белән турыдан-туры элемтә - финанслау җитмәү проблемасы. Киләсе уку елында иминлек өчен акча бүлеп бирергә вәгъдә иттеләр. Әмма сез безнең мәктәп территориясенә үтеп кергән беренче кешеләр. Һәм мин сезне "көтелмәгән шәхесләр" дип атамас идем, - дип шаярта Юлия Геннадьевна.

"Паспортыгызны күрсәтегез!"

Әгәр мәктәпкә үтеп керү максаты куйсаң - аны гамәлгә ашырырга була. Мәсәлән, бухгалтериягә керергә яки "шушы мәктәптә укучы туганыңа ачкыч калдырырга" кирәк дияргә мөмкин. Әгәр каршылыклар туа калса дип без төрле вариантлар уйладык. Һәм районның бар мәктәпләрендә дә хәл бер төрлерәк дигән нәтиҗәгә килдек. Мөгаен, моңа авылларда кешеләрнең ачыграк булуы, бер-берсенә ышануы, танып белүе дә тәэсир итәдер. Ә бәлки без, кызлар йөзендә ниндидер куркыныч күрмәгәннәрдер. Ә менә Сокуры мәктәбенә эләгү мөмкин булмады. Без, алдагы очраклардагы кебек үк, мәктәпне әйләнеп чыктык, ачык ишекләр эзләдек. Әмма барысы да юкка: алар барысы да тимер, тоткасыз, тыгызлап ябылган. Үзәк керү урынына килгәндә безне көтәләр иде инде, өстәвенә урамда ук.

-Сез кемгә һәм кая, кызлар! Паспортларыгызны күрсәтегез!

Без шатланып документларны күрсәттек, үзебез белән таныштырдык.

-Мин сезне күзәтү камерасында күрдем,- диде вахтер хатын. - Мөдиргә хәбәр иттем. (Сокуры мәктәбе, Каипыныкы кебек үк, балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан - редакция искәрмәсе). Бездә барысы да күздә тотылган. "Тревога" төймәсе бар. Полиция участогы ерак түгел. Шуңа күрә безнең балалар бакчасы белән мәктәпкә, яхшы сакланган ныгытма кебек, үтеп керү мөмкин түгел.

-Сез, мөгаен, күпләрне дулкынланырга мәҗбүр иткәнсездер, - дип көлә "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Татьяна Джаффарова. - Сезнең эксперемент яхшы һәм кирәкле. Мәгариф учреждениеләрендә чит кешеләрдән элементар саклану чаралары да булмаганда кемнең һәм нинди максат белән мәктәпкә яки балалар бакчасына үтеп керүе билгесез. Ә балалар иминлеге - барыннан да мөһимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев