Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яшь инспекторлар хәрәкәте үсә

    Лаешның 1нче гимназиясендә яшь инспекторлар хәрәкәтенең (ЮИД) 40 еллыгына багышланган ярышлар булды.

    Жюрида район семинарына килгән мәктәп директорлары утырды. Ярышларда катнашучылар - Максимовлар, Хәмәтшиннар, Сәйфиевлар гаиләләре сизелерлек дулкынланды.

    Конкурс программасы тыгыз иде: "Тату гаилә - юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм мин" проектын яклау, "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтибез" теоретик тур, табышмаклар, спорт конкурслары...

    "Өченче сыйныф укучылары беренче ел гына ЮИД әгъзалары булып тормыйлар. Бу аларны җыйнаграк һәм җаваплырак итә, - дип саный сыйныф җитәкчесе Елена Маслова. - Алар үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйлар, өлкән-нәргә дә кисәтү ясыйлар". Бу сүзләр белән ЮХИ дирекциясе Казан филиалы баш белгече Гөлшат Зәйнуллина тулысынча килешә.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча даими эш киләчәктә һөнәр сайлауда да чагылыш табар, мөгаен. Кайбер балалар инде хәзер үк юл инспекторлары булырга хәл иткән. "Мин һичшиксез ГАИда эшләячәкмен", - ди ышанычлы итеп Рифат Хәмәтшин. Мөгаен шулай булыр да: ул бит полиция хезмәткәрләре гаиләсеннән.

    Лаеш гимназиясендәге ЮИД отряды районда бердәнбер түгел. 13 отрядта 100 дән артык кеше шөгыльләнә. Яшь инспекторлар мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәләр, хәрәкәт иминлеге почмакларын һәм кабинетларны бизиләр, тематик конкурслар, викториналар, ярышлар үткәрәләр һәм башкалар белән шөгыльләнәләр. Лаеш ЮИДлыларының "Имин көпчәк" республика конкурсларында җиңүләре башкарылган эшнең югары дәрәҗәдә булуын раслый.

    "Бу хәрәкәт - юл-транспорт һәлакәтләре вакытында балалар җәрәхәтләнүен профилактикалауның иң популяр һәм нәтиҗәле формаларыннан берсе, - дип саный Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. - Ул районда һәм республикада киләчәктә дә үстереләчәк".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: