Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

ЭЭМ бүлегендә йомгак ясадылар

Киңәшмәдә полиция бүлекчәләренең 2020 ел өчен эш нәтиҗәләре турында мәгълүматлар китерелде.

Йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе начальнигы полиция полковнигы Илгиз Хәмитов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы прокуроры урынбасары юстиция киңәшчесе Денис Суглов, Тикшерү комитетының Биектау районара тикшерү бүлеге тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе юстиция подполковнигы Марсель Фатыйхов, суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең Лаеш районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы эчке хезмәт лейтенанты Надежда Гыйззәтуллина һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы полиция полковнигы Радик Егоров ачты. Ул 2020 елның 12 аенда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

2019 ел белән чагыштырганда, хисап чорында җинаятьләр саны 43,6% ка арткан, аларның иң күбесен аеруча авыр җинаятьләр тәшкил итә. Үтерүләр саны бердән өчкә кадәр арткан, алдакчылык белән бәйле җинаятьләр саны арткан, бигрәк тә кәрәзле элемтә кулланып (47,5%ка). Монда пандемия дә бик зур роль уйнады: төп контингент - куркыныч төркеменә керүче һәм COVID-19 таралу сәбәпле, елның күп өлеше өйдә булырга мәҗбүр булган өлкән кешеләр.

Әмма уңай моментлар да бар. Мәсәлән, 2020 елда талаулар саны 75%ка, фатирлар басулар 33,3%ка һәм банк счетларыннан урлаулар 8%ка кимегән. Шулай ук авыр җинаятьләр саны 5,9%ка кимегән.

Йомгаклау киңәшмәсендә җинаятьләрне ачканда һәм җинаять эшләрен тикшергәндә үзара хезмәттәшлекне оештыру буенча эшнең торышы, җинаятьләрнең превентив составларын ачыклау һәм ачу, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен күрелә торган чаралар турында сүз барды. Шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты һәм «Куркынычсыз юллар» милли проекты буенча эш мәсьәләләре яктыртылды.

Йомгаклау киңәшмәсе ахырында Радик Егоров алдагы эш чорына бурычлар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев