Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Эт кешенең дустымы?

Эт койрыгын болгап сиңа сыйпалганда, бу, әлбәттә, рәхәт. Башкалар куркып юлның икенче ягына чыкканда синең үзбәяләвеңне күтәрә күтәрүен. Урамда нинди этләр генә очрамый - сарылары һәм каралары, кечкенәләре һәм зурлары, йонлачлары һәм йонсызлары. Аларның хуҗалары адресына күпме "яхшы" сүзләр ычкынмый... Лаеш урамнары буйлап, алай гына да түгел, башка авыллар буйлап...

Эт койрыгын болгап сиңа сыйпалганда, бу, әлбәттә, рәхәт. Башкалар куркып юлның икенче ягына чыкканда синең үзбәяләвеңне күтәрә күтәрүен.

Урамда нинди этләр генә очрамый - сарылары һәм каралары, кечкенәләре һәм зурлары, йонлачлары һәм йонсызлары. Аларның хуҗалары адресына күпме "яхшы" сүзләр ычкынмый... Лаеш урамнары буйлап, алай гына да түгел, башка авыллар буйлап та җәяүләп үтү шактый куркыныч.

Иртәләрен куркып як-якка каранып балалар мәктәпкә юл ала, әти-әниләр үз бәләкәчләрне бакчага илтә, хезмәткәрләр эшкә ашыга. Аларның һәркайсы бер көтү этне курка-курка әйләнеп үтү очрагын әйтә ала.

Соңгы вакытта сак этләрен өй каршына бәйләп кую модага керде. Ә нәрсә? Бик тә уңайлы: ишегалдында чиста, бер нинди ис килми. Узып баручыларның ырылдаган җанвардан шүрләүләре мөһим түгел.

-Төзекләндерү кагыйдәләре эт хуҗаларының аларны ишегалдында тотуларын таләп итә, ә өй янындагы территориядә түгел, - дип аңлатып китә АТИ начальнигы урынбасары Олег Татьянкин. - Эт ояларын урамга куеп яки хайваннарны өй каршына бәйләп, аларның хуҗалары Төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар. Ә бу гамәл өчен административ штраф салына. Шушы көннәрдә Лаешта яшәүче шалтыратуы буенча без Комсомол урамына бардык. Ир кеше хуҗаларның үз этләрен түр бакчалары каршына бәйләүләре сәбәпле урамнан йөреп булмауга зарланды. Чыннан да без бу урамда гына да Төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның өч очрагын теркәдек.

14 гыйнвар көнне Лаешта эт ир кешегә ташлана һәм аның уң кулын тешли. Мондый хәл район үзәгендә генә күзәтелми. Күптән түгел редакциягә Габишеводан хат килде.

-Без, Габишево поселогында яшәүчеләр, балаларыбыз гомере өчен бик куркабыз, чөнки поселок буйлап көтүе белән (5-7) эт йөри. Ташлану очраклары булды инде. Һәлакәт көтәбез!!!- дип чаң суга автор.

Мин белгеч түгел һәм хуҗасыз этләр (яки урам буйлап рәхәтләнеп йөргән өй этләре) белән көрәш буенча төгәл генә киңәш бирә алмыйм.Аның тиешле хезмәтләре бар. Хакимияткә Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата чара күрү кирәк. Сез минем белән килешәсезме?

2017 елда административ-техник инспекциягә рәхәтләнеп йөргән хуҗасыз этләрдән курыккан гражданнардан өч мөрәҗәгать килгән.

2016 елда эт тешләгән 124 кеше медицина ярдәменә мохтаҗ булган.

2017 елда да тешләнүчеләр исәбе ачылган. Гыйнварда өч мөрәҗәгать булган, бер эш судка җибәрелгән.

Олег Татьянкин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район