Кама ягы
  • Рус Тат
  • Фитофтороз өч көндә уңышны юк итәргә мөмкин

    Дача хуҗаларыннан һәм бакчачылардан хәвефле шалтыратулар килә башлады: “Фитофтороз томат һәм бәрәңге уңышын юк итте. Нишләргә?”

    Быелгы җәйдә һава торышы фитофтороз килеп чыгуга һәм таралуга уңай булды: үсемлекләр һәм җимешләр аксыл күгәрек боҗра белән әйләндерелгән көрән таплар белән каплана.

    Фитофторозны кисәтү хакында язлый ук кайгыртырга кирәк иде. Әмма әле дә аның белән көрәшергә була. Участоктан зарарланган үсемлекләрне һәм җимешләрне тиз арада җыеп ташлагыз – компостка салмагыз, яндырсагыз яхшы. Участокны мүлчәләгез, үсемлекләргә су сипкәндә су коймагыз. Уңышны техник өлгерү стадиясендә җыегыз, җимешләрнең артык пешүенә юл куймагыз. Сабактагы барлык яфракларны, астагы җимешләрне һәм кысыр чәчәкләрне өзегез. Биологик фунгицидлардан фитофторозга каршы чаралар сайлагыз.

    Фитофторозга каршы көрәштә халык ысулы: 200-300 грамм чистартылган сарымсакны иттарткычтан чыгарыгыз, 10 л су салып болгатыгыз, сөзегез һәм үсемлекләргә бөркегез.

    Теплицаны кышка әзерләгәндә эчке яктан стеналарын 10 л суга 200 грамм сода салынган сыеклык белән юыгыз һәм шлангтан су сиптерегез. Дезинфекцияләү тәмамлангач күкерт шашкасы белән химик эшкәртү үткәрергә була.

    Исегездә тотыгыз, үсемлекләрне фитофтороздан дәвалауда иң мөһиме – ул профилактикалау.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: