Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Газ исе үлемгә китерә

Соңгы вакытта газ исе белән агулану очраклары артты. Татарстанда 2019 ел башыннан гына да шул сәбәпле 20гә якын кеше зыян күрде, аларның берничәсе үлде.

Фаҗигаләрнең сәбәбе кухнялардан һава чыкмау һәм төннекләр ябык булу: бер очракта тәрәзәләр ныклап ябыштырылган, икенчесендә – вентиляция тишеге кәгазь белән  капланган.

Газ приборлары нормаль эшләсен һәм газ исе чыкмасын өчен квартирга саф һава керергә тиеш.

Күп квартирлы йортларда вентиляция системасын һава даими керерлек итеп проектлыйлар (форточкадан, фрамугадан яки тәрәзә тоткаларындагы махсус тишекләрдән һәм вентиляция каналларыннан) һәм квартирлар биналарыннан һава (төрле исләр) вентиляция каналлары аша чыгарлык итеп эшлиләр. Шул ук вакытта торак йортларның заманча конструкцияләре пластик тәрәзәләр, аларда һава керә торган клапаннар юк, резина тыгызлагычлары булган  герметик ишекләр белән җиһазланган, ә бу тыштан һава керү һәм суыру арасында балансны боза. Әмма пластик тәрәзәләрдә һава керү тишеге булса да, кышлый гражданнар аларны ачмыйлар, вентиляция тишекләрен ябыштыралар, вентиляция тишекләренә көнкүреш приборлары һава суыргычларын чыгаралар, вентиляторларны туктаталар һәм башкалар, ә бу үз чиратында һава керү һәм чыгуны бозуларга китерә.

Әгәр газ плитәсе эшләсә, ә бинада вентиляция бозылса, иртәме, соңмы газ исе критик билгегә җитә. Исегездә тотыгыз: газ исенең төсе һәм исе юк.

Е.Н.Арефева, ТР ГЖИ ЦИО начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X