Кама ягы
  • Рус Тат
  • Балалар янгында һәлак була

    Язгы каникуллар-балаларның көтеп алган ялы җитә. Уеннар, ял һәм күңел ачу вакыты. Әти-әниләр дә җиңел сулап куя-балалар белән дәрес әзерлисе, аларның начар билгеләре өчен борчыласы, укытучы чакыруы буенча мәктәпкә барасы юк.

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хезмәткәрләре ата-аналарга артык иркенәергә киңәш итмиләр.

    -Балаларга әйләнә-тирәне актив танып-белү хас. Өлкәннәр кулында утны файдалы итеп күргән баланың аңа кызыксынуы арта. Әти-әниләре белән учак янында утыру бер эш, ә бала үзе кулына шырпы алганда бөтенләй башка,-дип искәртә Лаеш районы күзәтчелек бүлеге начальнигы Егор Фомин.

    Еш кына балаларны өйдә күзәтүчесез ялгыз калдырырга туры килә. Мондый очракларда белгечләр шырпыларны балалар үрелә алмаган урынга куярга киңәш итәләр.

    2014 елның гыйнварында Бөгелмәдә балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә ике кыз һәлак була: әтисе йоклаганда кечкенә бала зажигалка белән уйный...

    Быелның февралендә Түбән Камада бер квартирда төзек булмаган электр җылыткычтан файдаланалар. Вакыйга гадәттәге сценарий буенча бара: җылыткычтан очкын чыга, үткәргеч яна башлый, ә аннан ут обойга, мебельгә күчә. 16 һәм 11 яшьлек малайлар агуланалар.

    Кызганычка каршы, мондый вакыйгалар шактый. 2013 елда Татарстанда балаларның ут белән уйнаулары нәтиҗәсендә 46 янгын булган, утта 12 баланың гомере өзелгән, 22 бала имгәнгән.

    -Кинода гына ут чолгап алган өйләр матур күренә. Тормышта күпкә куркыныч. Тагын бер кат искәртәм, ут сакчыл мөнәсәбәт таләп итә,-дип кисәтә Егор Владимирович.-Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл саклау гына- сезнең милек һәм гомерегезне саклауның нигезе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: