Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юлларда кешеләр һәлак була

    Бүген безнең редакциядә кунакта-Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. Очрашуның сәбәбе-быелның беренче ай ярымы эчендә район юлларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре.

    -Илдар Илфарович, 2013 елның 8 декабрендә һәлакәтләр күп теркәлгән- аларда 11 кеше һәлак булган-һәм 11-12 гыйнварда. Бу көнне юл-транспорт һәлакәтләре 12 кеше гомерен өзгән. Сезнең фикерегезчә, ни өчен мондый һәлакәтләр килеп чыга?

    -Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренә хас үзенчәлекләрне ассызыклыйм-алар барысы да юл һәм һава шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Декабрьдә бозлавык булу сәбәпле җәйге яки нык тузган кышкы шиналар белән җиһазланган автомобильләрдәге кешеләр һәлак булды. Гыйнварда Чистай районында буран башлану сәбәпле машина каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Авариядә биш кеше һәлак була, аларның өчесе балалар. Питрәч районында шул ук сәбәп белән хәрәкәттә катнашучы дүрт кеше гомере белән хушлаша. Әлеге вакыйгаларның төп сәбәпләренең берсе: тизлекнең иминлек таләпләренә туры килмәве.

    -Ә безнең район территориясендә моңа охшаш аварияләр булдымы?

    -Югары тизлек һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән шартларда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу февраль башында 14.00 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 33 километрында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте сәбәбе була. Ул чакта 48 яшьлек "Лада Приора" автомобиле йөртүчесе тизлекне арттыра, каршы полосага чыга һәм машина юлын кардан чистартучы юл хезмәте машинасына бәрелә. ВАЗ машинасының өлкән яшьтәге пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга булган урында җан бирә.

    -Ә хәрәкәт тизлеге нинди булырга тиеш?

    -Күрү мөмкинлеге яхшы булганда торак пунктлардан читтә куркынычсыз тизлек сәгатенә 90 километрдан артмаска тиеш. Күрү мөмкинлеге начарланганда яки бозлавык шартларында тизлекнең күпкә түбәнрәк булуы зарур. Температура -10С˚ тан югары булганда кар яуганда шиналарның юлга яраклауы кинәт начарлана. Моны барлык йөртүчеләр дә истә тотарга тиеш. Ә бүген торак пунктлардан тыш юлларда уртача тизлек-100-110 км/сәг. Шуңа тәңгәл рәвештә, юл яки һава шартларының аз гына үзгәрүе дә фаҗигагә китерә. Мәсәлән, 2013 елның 28 декабреннән быелның 2 февраленә кадәр чорда, аяз салкын һава торышы шартларында күрү мөмкинлеге яхшы булганда һәм шиналар юлга яхшы яраклашканда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булмады. Республикада агымдагы елның гыйнварында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле 25 кеше һәлак булды, яки бу йөртүчеләр гаебе белән һәлак булучыларның 70%тан артыгы.

    -Мондый бозуларны һәм юлларда кеше үлемен кисәтү өчен нинди чаралар кулланыла?

    -Кагыйдәләр үтәлешенә без массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы үгетләп кенә түгел, кырыс административ санкцияләр кулланып та ирешергә мәҗбүрбез. Исегезгә төшерәсем килә, түләмәүчеләргә карата икеләтә күләмдә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф каралган, яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф та түләнергә тиеш.

    Моннан тыш, без суд приставлары хезмәте белән үзара тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар явыз нияттән чыгып түләмәүчеләргә карата милеккә арест салу (мәсәлән, автомобильгә), чит илгә чыгу хокукын чикләү кебек чаралар кулланалар.

    Районда яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәргә теләр идем. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу закончалыклы рәвештә фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Юл-транспорт һәлакәте-ул анда катнашучылар, аларның якыннары өчен һәрчак фаҗига. Юл һәм һава шартларына туры килә торган куркынычсыз тизлек сайлагыз. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелыгыз. Шипалы шиннардан файдаланыгыз һәм аларның торышын һәрчак күзәтегез. Алда әле бураннар да, бозлавык та, башка сезонлы күңелсезлекләр дә булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: