Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

“Игътибар, балалар!” операциясе тәмамлана

Чара 20 майдан 3 июньгә кадәр балалар һәм өлкәннәр арасында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау максатыннан үткәрелде.

Операция кысаларында ике акция узды: "Атлап йөрүче автобус" һәм "Бала - төп пассажир".

"Березка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Ольга Саушина һәм Елена Быченникова балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә "Атлап йөрүче автобус" акциясе үткәрделәр. Анда шулай ук Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы полиция өлкән лейтенанты В.Николаев һәм балалар бакчасы мөдире урынбасары Ольга Новикова катнашты.

Акция балалар һәм өлкәннәр арасында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау максатыннан үткәрелде. Маршрутны балалар бакчасына алып баручы юл участоклары һәм тротуарлар буенча җентекләп сайладылар.

Акция барышында "Солнышко" һәм "Ручеек" төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм юл-патруль хезмәте инспекторларының эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев