Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Имин ишегалды

Видеокүзәтү безнең тормышка да үтеп керде. Кибетләр, заводлар, предприятиеләрдә бу җайланмалар бар инде. Хәзер видеокүзәтү камераларын күр квартирлы йортларда да күрергә була. Аларны "Имин ишегалды" программасы кысаларында урнаштыралар, ул "Имин ишегалды" программасының төп өлешен тәшкил итә. Ольга Исаева фотосы Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре тышкы видеокүзәтү камералары буенча кешене...

Видеокүзәтү безнең тормышка да үтеп керде. Кибетләр, заводлар, предприятиеләрдә бу җайланмалар бар инде. Хәзер видеокүзәтү камераларын күр квартирлы йортларда да күрергә була. Аларны "Имин ишегалды" программасы кысаларында урнаштыралар, ул "Имин ишегалды" программасының төп өлешен тәшкил итә.

Ольга Исаева фотосы

Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре тышкы видеокүзәтү камералары буенча кешене берничә дистә метрдан танып булуны аңлаталар. Күп кенә урам камераларына урнаштырылган инфракызыл яктырту дөм караңгыда да әйләнә-тирәдә ниләр булуын күрергә ярдәм итә.

Күп квартирлы йортларда яшәүчеләрнең күбесенең машиналары бар, гаражлары булмау сәбәпле, аларны ишегалдында калдыралар. Әгәр йортта видеокамералар урнаштырылган булса, машина хуҗалары тынычлап йоклый алалар: барысын күрә торган камералар булганда кемнең бензин багыннан бензин агызасы яки аларның пыяла чистарткычларын аласы килсен ди. Машинаны тырнаган гаепле затны да табу җиңеләя. Транспорт чарасы булмаган яшәүчеләр дә үзләрен якланган итеп тоялар. Кызганычка каршы, барлык күршеләр дә тыныч түгел, кайчакта аек булмаган кунаклар да килә. Әгәр йортта әйбер урлау очрагы булса яки яшәүчеләрнең кайсыдыр квартирда булган алдакчылар корбаны булса, җинаятьчеләрне табу күпкә җиңел булачак.

Видеокүзәтү камералары ярдәмендә Лаеш районында быелның 11 аенда 30 административ хокук бозу ачыкланган.

Видеокүзәтү системасы күп кенә җинаятьләрне ачуда булыша. Хәтта үтерү очракларын да, мәсәлән, 2011 елда автовокзал тирәсендә Лаешта яшәүче гр.М.ны үтергәндә.

2017 елда видеокүзәтү камералары ярдәмендә Рыбхоз авылында кылынган җинаятьтә гаепле зат табылды. Имәнкискәдә гр.К.ның кәрәзле телефонын урлаган карак тотылды. Бу исемлекне дәвам итәргә дә була.

Видеокүзәтү камералары кую, куймауны күп квартирлы йортта яшәүчеләр үзләре хәл итә. Сүз уңаеннан, "Имин ишегалды" программасы кысаларында аларны урнаштыру әлегә бушлай. Моннан файдаланып калырга кирәк.

Видеокүзәтү камераларына хезмәт күрсәтү - аена 600 сум. 16 квартирлы йортка исәпләгәндә бер квартирдан аена 37 сум 50 тиен. Тынычлык өчен зур сумма түгел дисәм, ризалашырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район