Имин каникуллар
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү – өлкәннәрнең бурычы.
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү – өлкәннәрнең бурычы.
Җәйге каникулларның күңелсез финалы хастаханә койкасы булмасын өчен, балага үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ешрак искә төшерергә кирәк.
Каникуллар башлану белән балаларны юлларда, сулыкларда, урманда, уен мәйданчыкларында, бакчаларда, ишегалларында куркыныч сагалый. Аларның ял итүе һәм сәламәт булып калуы күп яктан ата-аналарга бәйле. Менә балаларда куркынычсызлык кагыйдәләре формалаштырырга ярдәм итәчәк берничә киңәш:
- аларда шәхси куркынычсызлык тәэмин итү күнекмәләре формалаштырыгыз;
-гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк мөһим кагыйдәләрне аңлатыгыз;
- буш вакыт проблемасын хәл итегез;
- исегездә тотыгыз: төнлә һәм кичен соңлап балаларга һәм яшүсмерләргә урамда өлкәннәр озатуыннан башка күренү тыела;
- балагызның кайда һәм кем белән икәнлеге турында һәрвакыт хәбәрдар булыгыз;
- таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә рөхсәт итмәгез;
-юл-транспорт һәлакәте корбаны яки гаепчесе булмас өчен, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтегез, аларны юлда һәм җәмәгать транспортында бик игътибарлы булырга өйрәтегез;
- балалар белән уен яки спорт мәйданчыгында, походта булганда сак булыгыз һәм барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәгез;
- балалар белән велосипедта, квадроциклларда, скутерларда, мопедларда, мотоциклларда йөрү кагыйдәләрен өйрәнегез.
Исегездә тотыгыз! 14 яше тулмаган балаларга автомагистральләрдә һәм аларга тиңләштерелгән юлларда велосипед белән йөрү тыела. Ә 16 яшькә җитмәгән балаларга - скутер (мопед, квадроцикл) белән йөрү. |
Табигатьтән балалар ваемсыз һәм ышанучан. Аларның игътибары таркау була. Сез балага үз-үзен тоту кагыйдәләрен ешрак исенә төшерә торган саен, ул аларны яхшырак истә калдырачак һәм кулланачак. Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау - өлкәннәрнең төп бурычы. Бәхетле һәм күңелле каникуллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев