Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җинаятьчеләрне каты режимлы колониягә озаттылар

    Татарстан территориясендә кылган урлау очраклары өчен Спас районының ике кешесе хөкем ителде. Гр. Х. аеруча тырыша. Ул бар республика буйлап йөри. Лаеш, Апас, Спас, Алексеевски, Буа, Арча һәм Питрәч районнарында өйләр баса. Лаеш район суды аның 11 эпизодта катнашуын исбатлады. 2016 елның мартында ул Болгар шәһәрендә индивидуаль эшмәкәрне таларга омтыла....

    Татарстан территориясендә кылган урлау очраклары өчен Спас районының ике кешесе хөкем ителде.

    Гр. Х. аеруча тырыша. Ул бар республика буйлап йөри. Лаеш, Апас, Спас, Алексеевски, Буа, Арча һәм Питрәч районнарында өйләр баса. Лаеш район суды аның 11 эпизодта катнашуын исбатлады.

    2016 елның мартында ул Болгар шәһәрендә индивидуаль эшмәкәрне таларга омтыла.

    -Төнлә, тикшерү тарафыннан ачыкламаган зат белән алдан килешеп, җинаятьче җирле эшмәкәргә явызларча һөҗүм итә. - дип аңлатып үтә прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. - Зыян күрүченең башына тимер арматура белән берничә тапкыр суга. Һөҗүм итүчеләр ирнең үзе белән зур суммада акчасы бар дип өметләнәләр. Әмма Болгарда яшәүче дә төшеп калганнардан булмый һәм ул каршылык күрсәтә. Җинаятьчеләр чигенәләр.

    Урлауларның берсендә гр. Х. һәм аның кәсептәше 27 яшьлек А.да катнаша: Буа районында җинаятьчеләр кибеттән шәхси эшмәкәрнең мөлкәтен урлыйлар.

    Лаеш районы прокуратурасы суд утырышында бу яшь кешеләргә карата гаепләүне яклады.

    -Яшь кешеләрнең икесе дә гаепләрен танымады. Әмма шаһитләр, зыян күрүчеләр һәм аларның вәкилләре күрсәтмәләре, шулай ук җинаять эше материаллары судны хөкем ителүчеләрнең гаепле булуларына инандыра алды, - дип аңлатты Марат Шәрәфетдинов.

    Лаеш район суды җинаятьчеләргә каты режимлы төзәтү колониясе рәвешендә җәза билгеләде: гр. Х. анда биш ел, гр. А. ике ел һәм алты ай булачак. Шулай ук зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъвалары да канәгатьләндерелде.

    Хөкем карары әлегә закон көченә кермәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: