Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Исерек килеш руль артына утырып, суд каршына басты

Лаеш район суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү факты буенча 36 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Лаеш районы прокуратурасы 36 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе).

2019 елның апрелендә хөкем ителүче исерек хәлдә булуга медицина тикшерүе узу турында закон таләпләрен үтәмәгән өчен РФ КоАПның 12.26 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Ул вакытта хокук бозучыны 30000 сумга штрафка тарталар һәм 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Шуңа да карамастан, хөкем ителүче үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган, кабат исерек хәлдә руль артына утырган. 2020 елның августында спиртлы эчемлекләр кулланган ир-ат автомобиль белән идарә итә. Комлы Ковалида аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм тоткарлый.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев