Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Исерек машина йөртүче срок алган

Лаеш районы җәмәгать судьясы исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән Казанда яшәүчегә карата хөкем карары чыгарды.

Лаеш район прокуратурасы 36 яшьлек казанлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә күздә тотылган җинаять кылуда ( исерек хәлдә автомобильгә идарә итү, алкогольле эчемлек эчкән килеш транспорт чарасына идарә итеп административ җәзага тартылу) гаепле дип танылды.

-Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2017 елда шундый ук җинаять кылуда гаепле дип танылуы ачыкланды, - дип аңлатма бирә район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. – Исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән өчен ир суд тарафыннан 180 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. Әмма шуңа да карамастан, төзәлү юлына басмаган, үзе өчен нәтиҗә ясамаган һәм тагын шундый ук җинаять кылган. 2018 елның маенда, ир спиртлы  эчемлек  куллангач үзенең танышы машинасы руле артына утырган. Лаеш юлында аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм тоткарлый.

Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды.

Электә хөкем ителүен искә алып суд аңа бер ел сынау шарты белән алты айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирде һәм өч елга транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары закон көченә кермәде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев