Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Көмешкәче

Көмешкә, баету чарасы буларак, лаешлыга бары зыян гына китергән.

Лаеш районы прокуратурасы Лаеш шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек кешегә карата РФ ҖКның 171.4 маддәсе буенча (алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз сату, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынса) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Узган җәйдә гр. Н. алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз саткан өчен (гади генә әйткәндә - көмешкә саткан өчен) зур суммада штрафка тартыла.  Әмма җиңел акча - ул наркотик кебек, һаман үзенә тарта. Шуңа күрәдер, мөгаен, ул үзенең самогон аппаратын еракка яшермәгән, ә ничек куган булса, шулай кууын дәвам иткән. Аны теләгән шәһәр кешеләренә ничек саткан булса,  шулай саткан. Тик озак түгел. Көзен көмешкә куучы янә хокук саклау органнары күз уңына эләгә. Суд була. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. РФ Җинаять кодексының 76.2 маддәсенә ярашлы төстә, хөкем ителүчегә карата җинаять эше 20000 сум күләмендә суд штрафы билгеләү белән туктатыла.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев