Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яшерен эшләү дә булышмаган

    Октябрь урталарында ТР наркоконтроль хезмәткәрләре Лаешта яшәүче 37 яшьлек ирнең бакчасында ике метр биеклектәге иллеләп голландия киндере куагы һәм биш килограммнан артык марихуана таптылар.

    Ир кеше оперативникларга әйткәнчә, ул Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны. Наркотикларга ул Кавказдагы сугышта тартылган, анда марихуана табу җиңел һәм киң таралган. "Үләнгә" тартылу вакыты белән криминаль шөгыльгә әйләнгән. Ир 2005 елда наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителгән. Иреккә чыккач үзен тыныч тотарга тырышкан. Криминаль үткәнен яшерү өчен ул хәтта фамилиясен дә алыштырган. Әмма законсыз бизнес турындагы уй башыннан чыкмый һәм яшь кеше эшкә керешә.

    Голландиядән заказ белән киндернең элиталы сортларын ала, ул рассаданы карт әбисе өендә үстерә. Конспирациянең бу чарасы аның иминлеген тәэмин итәргә тиеш дип уйлый "нарко-агроном". Үсентеләр ныгыгач ул аларны күршедәге биек тимер койма белән тотылган ташландык бакчага күчерә. Монда киндер үстерү өчен һәм марихуана ясау өчен барысын җиһазлый: уңайлы ачык грунт, ташландык өйгә электр үткәрелгән, вентилятор куелган... "Селекционер" берничә ай үсемлекләрне тәрбияли, киндер куаклары гөрләп үсүгә сөенә.

    Нык кәүсәле кеше биеклегеннән бер ярым озын агач үсемлекләр селекция эше нәтиҗәсе кебек күренә. Полицейскийлар иллеләп киндер куагын алып экспертизага озаталар. Ташланган корылмада киптерергә куелган биш килограмм марихуана табыла. Яңа уңыш запасыннан беразын (300 г марихуана) ир 80 яшьлек әбисе өендә яшергән. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, тоткарланганда лаешлы наркотик белән исерү хәлендә була.

    Оператив мәгълүматлар буенча тоткарланучының үзенең клиентлары булган. Якынча исәпләүләр буенча наркотик матдәләре күп булган марихуана 10 мең дозага җитәр иде. Наркоплантация хуҗасына РФ ҖКның 228, 1 маддәсе, "г" пункты, 3 өлеше - зур күләмдә сату өчен наркотиклар әзерләү - буенча җинаять эше кузгатылган.

    Табиблар раслаганча, үсмерләр һәм яшьләр өчен наркотик бәйлелек чоңгылына сикерү нәкъ менә марихуанадан башлана. Бу төркем наркотикларда булган зарарлы матдәләр кеше организмында тупланып әкренләп эчке органнарны җимерә башлый, сулыш, иммун һәм реппродуктив системаны аеруча нык какшата. Марихуана куллану нерв күзәнәкләре эшчәнлеген үзгәртә, ә бу җитди психик тайпылышларга китерә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: