Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Кораллы Көчләр мобилизация резервында контракт буенча хезмәт итү турында

Туган илне саклау – Россия гражданының изге бурычы һәм мактаулы вазифа.

Газетабыз сайтындагы материалларның берсенә яшь кеше үз аңлатмасында резервистлар турында сорау бирде.

Ул менә нәрсә сорый:

-Сроклы хезмәт, альтернатив хезмәт, килешү буенча хезмәт -  Туган илне саклауда катнашуның мондый формалары хакында без барыбыз беләбез. Мин кешеләр мобилизацияләү резервында килешү буенча хезмәт итү турында ишеттем. Бу хакта җентекләбрәк сөйли аласызмы?

Моны аңлатуын сорап без Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьевка мөрәҗәгать иттек.

Александр Юрьевич, кешеләрне мобилизацияләү резервында контракт буенча хезмәт итү нәрсә ул?

-Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә кешеләрне мобилизацияләү резервында килешү буенча хезмәт итү – шәхси һәм дәүләт мәнфәгатьләрен дә эченә алган Туган илне саклау төре. Бер яктан караганда бу илебез оборонасын ныгытуга ирекле кертем, Россия армиясе һәм флоты хәрби әзерлеген күтәрү. Россия Кораллы Көчләрендә кешеләр мобилизацияләү резервында килешү буенча хезмәт итүче -  кыен минутларда һәрчак үз иленә ярдәмгә килергә әзер булган Туган ил сакчысы ул.

Мондый килешү төзегән кеше ниндидер гаскәри частька шунда ук хезмәткә китәме?

-Юк. Ул үз эш урынында хезмәт итүен дәвам итә. Әмма каядыр хәрби җыеннар, өйрәнүләр үткәрелсә аңа җыелу вакыты һәм урыны турында алдан хәбәр итәләр һәм ул чакыру пунктына килергә тиеш.

Гафу итегез, ә аның төп эш урыны белән ничек? Аны эшкә килмәгәне өчен азат итмиләрме? Хезмәт хакы белән нишләргә?

-Хезмәт законнары кешеләрне мобилизацияләү резервында булган чакта аны яклауны гарантияли. Эш бирүче яңадан хәрби әзерлек үткәндә хезмәткәрне эштән азат итә алмый. Аңа җыеннар вакытында уртача хезмәт хакын эшчәнне җыенга җәлеп иткән дәүләт органы түли.

Резервист тагын нинди өстенлекләрдән файдалана?

-Килешү төзегән гражданнар ай саен акчалата түләү алалар. Бу резервистның төп табышына яхшы өстәмә. Моннан тыш хәрби җыенга чакырылганнар кирәкле әйберләр, ашату һәм югары квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителәләр.

Мобилизация резервында килешү буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен ниндидер чикләүләр бармы?

-Әйе, андый чикләүләр бар. Беренчедән, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланмау. Әгәр граждан хөкемгә тартылса, аның белән килешү төземиләр. Икенчедән, яшь чикләве һәм звание әһәмияткә ия. Мәсәлән, солдат, сержант, прапорщик яше 40тан артмаска тиеш. Кече лейтенанттан капитанга кадәр – 47 яшьтән артмау шарт. Майордан подполковникка кадә – 52дән олы түгел.

Кемнәргә өстенлек бирелә?

-Килешү беренче чиратта хәрби хезмәт үткән, таләп ителгән хәрби исәп белгечлекләре булганнар (алга таба – ВУС) белән төзелә. Үземнән шуны өстисем килә, хәрби хезмәт тәҗрибәсе кешедә гомер буена саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев