Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Корбан бәйрәме: авырулар таралуны ничек кисәтергә

Июльнең соңгы көнендә Корбан гаете була, анда корбан чалу йоласы башкарыла.

Лаеш ветеринария берләшмәсе корбан өчен терлекләрне районга санкцияләнмәгән рәвештә кертү һәм сату мөмкинлеге булу турында кисәтә.

Бәйрәм килеп җиткәнче барлык районнарда дәүләт ветеринария хезмәте, Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторлары белән берлектә, корбаннар чалу өчен билгеләнгән хайваннарны күчерүне көчәйтелгән режимда контрольдә тота. Бруцеллезга тикшерү өчен кан пробаларын сайлап алу үткәрелә, терлекләр китерелгән җирлекнең иминлеге тикшерелә,

Корбан гаетен бәйрәм иткән өч көн дәвамында корбан чалу урыннарында Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре дежур торуы оештырылачак. Аларның бурычы – ветеринария законнары таләпләре үтәлүне күзәтү.

- Тиздән Корбан бәйрәме, районга да корбан өчен хайваннар алып киләчәкләр. Шул ук вакытта аларны санкцияләнмәгән кертү һәм сату, шулай ук чалу өчен махсус эшләнмәгән урыннарда корбан чалу очраклары булырга мөмкин, - дип кисәтә «Лаеш РДВБ» ДБУ начальнигы урынбасары Радик Гаврилов. – Ә бу йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулар: тилчә, түләмә, бруцеллез, туберкулез һәм башка авырулар таралу чыганагы булырга мөмкин.

Корбан өчен хайваннар Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән кертелә икән, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм хайваннар кертүне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән яраштырырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыру лаешта реклама корбан

2
X