Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Коткаручылар турында сөйләп жюриның йөрәген яулаган

Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Пәрәү мәктәбен тәмамлаучыга грамоталар тапшырды.

Айзилә Гарипованың эшләре янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә «Дөнья синең кулда»  фәнни-гамәли тикшеренү эшләренең Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр конкурсының республика һәм төбәк этапларында билгеләп үтелгән.

«Янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның героик гамәлләре» секциясендә катнашу нәтиҗәле була: Айзилә республика этабында беренче урын һәм төбәк этабында икенче урын ала. Җитәкчесе Гөлшат Әхмәтшина укучысының иҗади потенциалы зур булуын билгеләп үтте.

Лаеш районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Егор Фомин җиңүчегә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләрне Лаеш техник-икътисад техникумында тапшырды, чөнки Айзилә хәзер шунда укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев