Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Котыру авыруы белән көрәш бара

2016 елда Татарстанда төлкеләр, песиләр, этләр һәм авыл хуҗалыгы терлекләре арасында теркәлгән котыру очраклары саны кыскарды. Әгәр 2015 елда республикада 295 очрак (аларның 10ы - Лаеш районында) ачыкланган булса, 2016 елда - 18 очрак. Шул ук вакытта быел котыру авыруы Лаеш районын читләтеп үтте. Уңай динамика сәбәпләренең берсе - хайваннарны...

2016 елда Татарстанда төлкеләр, песиләр, этләр һәм авыл хуҗалыгы терлекләре арасында теркәлгән котыру очраклары саны кыскарды.

Әгәр 2015 елда республикада 295 очрак (аларның 10ы - Лаеш районында) ачыкланган булса, 2016 елда - 18 очрак. Шул ук вакытта быел котыру авыруы Лаеш районын читләтеп үтте. Уңай динамика сәбәпләренең берсе - хайваннарны системалы төстә вакциналау. Мәсәлән, 11 ай эчендә 1500 баш мөгезле эре терлек, 1336 эт һәм 900 песи вакциналанган. Декабрьдә җәмәгать секторының тагын 7000 баш мөгезле эре терлегенә прививка ясау планлаштырыла. Моннан тыш, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылык белгечләре белән бергә төлкеләр яшәү урыннарына өч тапкыр антирабик вакцина кушылган алдавычлар кую юлы белән кыргый һәм ерткыч хайваннарны перораль иммунлаштыру үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район