Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Лаеш районының иң яхшы дружинникларын бүләкләячәкләр

Район башкарма комитетында үткән хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышына хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре җыелды.

Җыелучылар Лаеш районы территориясендә халык дружиналары,”Форпост” яшьләр иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәлелеген тикшерделәр. Район территориясендә миграция торышы кысаларындаТШМның һәм идарәче компанияләрнең чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган, миграция исәбендә тормаган затлар килүгә контрольлек итү һәм аларга торак бинасы биргән кешеләр, шулай ук законсыз төстә аларның хезмәтеннән файдаланган эш бирүчеләрне күзәтү буенча уртак эшләрен яктырттылар. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан, шартлы рәвештә хөкем ителгән затлар белән профилактик эшне оештыру да игътибар үзәгендә булды. Социаль ярдәмгә, тернәкләндерүгә һәм җайлашуга мохтаҗларны да онытмадылар.

 

Халык дружиналарының район штабы секретаре Чынгыз Рахманкулов чыгыш ясады. Ул хезмәткәрләрне җәмәгать тәртибен саклау буенча халык дружиналары эшенә җәлеп итүне активлаштыру кирәклегенә басым ясады.

 

-Авыл җирлекләре һәм Лаеш шәһәре арасында “Иң яхшы халык дружинасы” район конкурсы турында нигезләмә эшлибез, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Чынгыз Рахманкулов. -  Без яхшыларны күрергә, алар хакында сөйләргә, мактарга тиеш.

 

“Форпост” Лаеш территориаль үзәге директоры Виктор Озеров яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия бирү дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгына басым ясады,

 

-Интернет челтәрендә, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә милли гореф-гадәтләргә һәм кыйммәтләргә каршы булмаган материаллар бирү мөһим, - диде Виктор Озеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев