Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Махсус хезмәтләр барлык көтелмәгән хәлләргә әзер

Уртак өйрәнүләрдә республика районнары башкарма комитетлары вәкилләре, Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе (УФССП) һәм район хезмәтләре: полиция бүлеге, МЧС, медицина хезмәткәрләре катнашты. Гамәлләрне башкару Россия ФССПның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов җитәкчелегендә үтте. Өйрәнүләр планында каралганча, ачык суд процессы барышында хөкем ителүчене сак астыннан көч кулланып...

Уртак өйрәнүләрдә республика районнары башкарма комитетлары вәкилләре, Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе (УФССП) һәм район хезмәтләре: полиция бүлеге, МЧС, медицина хезмәткәрләре катнашты. Гамәлләрне башкару Россия ФССПның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов җитәкчелегендә үтте.

Өйрәнүләр планында каралганча, ачык суд процессы барышында хөкем ителүчене сак астыннан көч кулланып азат итәргә омтылдылар. Моның өчен "явыз ниятлеләр" суд бинасына ут төртмәкче булдылар. Аларның берсе тәрәзәгә "яндыргыч катнашма" белән шешә ыргытты, ә икенчесе бу вакытта рәшәткә йозагын ачарга һәм килеп чыккан ыгы-зыгыда хөкем ителүчене азат итәргә омтылды. Әмма конвой хезмәте хезмәткәренә һөҗүм омтылышына бик тиз чик куелды һәм барлык кирәкле хезмәтләргә ашыгыч төстә хәбәр бирелде.

Судьяларны, шаһитлар, суд процессында катнашучылар һәм суд документларын планлы төстә эвакуацияләү башланды. Махсус хезмәтләр килгәнче суд бинасы ябылды, камап алынды.

Өйрәнүләр урынына полицейскийларның оператив төркеме, янгын сүндерүчеләр расчеты һәм ашыгыч ярдәм белгечләре килде. Полиция бүлеге хезмәткәрләре хөкем ителүчене һәм аның җинаятьтәшләрен конвой астында полиция УАЗына озатып куйдылар. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерергә кереште. Бинаның икенче катыннан ис тиеп агуланган зыян күрүче эвакуацияләнде. Территорияне тикшерү үткәрелде.

Өйрәнүләр йомгакларын Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев тыңлады. Хезмәтләр җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек ысуллары турында фикер алыштылар, узган өйрәнүләргә анализ ясадылар. Кайбер техник моментлар контрольгә алынды. Суд приставлары хезмәте хезмәткәрләренең белеп һәм көйле эш итүе һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре күп яклап шәһәрдә тәртип һәм тынычлык саклануга китерде. "Өйрәнү гамәлләре канәгатьләнерлек үтте" - узган өйрәнүләр шундый бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район безопасность ученья