Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Машина йөртүчеләр уңайлыгы өчен

Хәзерге дөньяда мәгълүмат алуда оперативлык югары бәяләнә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ПДД) бозган өчен түләнмәгән штрафлары турында йөртүчеләргә ничек тиз һәм файдалы мәгълүмат алып булу турында без Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Николаев белән әңгәмә кордык.

Владимир Вячеславович, кайчагында машина йөртүчеләрдән ПДД бозган өчен штрафлар турындагы хәбәрләр почта аша артык соң килә, дигән шикаятьне ишетергә була.

- Әйе, кызганычка каршы, мондый хәлләр булгалый. Шуңа күрә мин Интернеттан файдаланырга киңәш итәм. Әгәр сезнең ПДД бозу очрагы автомат режимда эшләүче махсус техник чаралар белән теркәлсә, бу хакта белүнең иң оператив ысулларының берсе - ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетка керү. Монда ПДД бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында карарларның барлык күчермәләрен карарга һәм күчермәләрен алырга мөмкин.

Ә бу сервис тагын нәрсәсе белән уңайлы?

Беренчедән, сез шәхси вакытыгызны янга калдырасыз. Карар күчермәләрен алу өчен элемтә бүлегенә барырга кирәкми. Икенчедән, үзегезнең бозу очрагы турында тулы мәгълүмат белән таныша аласыз. Өченчедән, карарны чыгарылган көнендә аласыз, ә бу сезнең акчаны янга калдыра.

Ничек итеп?

- Штрафны ташламалы чорда түләү өчен вакыт булачак. Бу РФның административ хокук бозулар турындагы Кодексының 32.2 маддәсе, 1.3 бүлегендә каралган. Әгәр ул административ хокук бозу турында карар чыгарылган көннән соң егерме көннән дә соңга калмыйча түләнә икән, закон административ штрафны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә.

Ә машина йөртүчеләр өчен сервис күптән гамәлдәме?

- Яңа сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында транспорт чаралары милекчеләре өчен 2019 елның августыннан бирле ачык. Ә хезмәтне рәсмиләштерү ике минуттан да артык вакыт алмый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан язылган административ штрафлар турындагы карарны да дәүләт хезмәтләре порталында табарга мөмкинме? Һәм шунда ук икенче сорау. Әгәр Татарстанда яшәүче кеше башка төбәктә ПДД бозган икән, бу шәхси кабинетта чагылачакмы?

- Юк, Татарстан Республикасы территориясендә ПДД бозуны автоматик фото- һәм видеотеркәү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган штрафлар турындагы карарларны гына электрон рәвештә алырга була.

Республиканың машина йөртүчеләре арасында дәүләт хезмәтләре порталы ни дәрәҗәдә популяр?

- ПДД бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алу өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан инде 70 меңгә якын транспорт чарасы хуҗасы файдаланган.

Сорауларны Людмила Никифорова бирде.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев