Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Мәгариф учреждениеләрендә коррупцияне профилактикалау

Бу турыда комиссия утырышында Мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова сөйләде

Коррупциягә каршы көрәш чараларының берсе – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират формалаштырганда үтә күренмәлелек булдыру. 2011 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Постановка на учет в детский сад» электрон хезмәте эшләп килә. Бу «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы, ул балаларны электрон чиратка кую һәм исәпләүнең интернет-базасы, чиратка теркәлгән балаларны балалар бакчасына кабул итүне күздә тота. Бар процедура һәркемгә ачык һәм үтә күренмәле.

-Бу турыда без гариза китерүче әти-әниләргә искәртеп торабыз, - дип аңлата Лия Илдус кызы. – Аларга үз чиратларын дәүләт хезмәтләре порталында күзәтеп тора алуларын аңлатабыз. Шулай итеп, электрон чират коррупция фактлары килеп чыгу мөмкинлеген шактый киметә һәм гражданнарның дәүләт хезмәте алуга чыгымнарын киметә.

Мәгариф идарәсендә белем бирү хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү буенча мониторинг оештырылган. Мәгариф оешмаларының түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлегенә регламент билгеләүче документларга коррупциягә каршы экспертизалар үткәрәләр. Әти-әниләрдән һәм балалардан ришвәт алуларны кисәтү буенча төрле чаралар күрелә.

Коррупцияне кабул итмәүне балачактан тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә безнең район мәктәпләрендә Коррупциягә каршы көрәш атналары, бу тематика буенча иҗади эшләр конкурслары үткәрелә. Ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, «Коррупциягә» – «Юк!» акцияләре, коррупция белән көрәшкә юнәлтелгән мәктәп газеталары һәм буклетлар чыгару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика Лаеш районы коррупция