Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Җәмгыять – наркотикларга каршы

Лаеш районында “Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит” һәм “Россия балалары-2019” профилактик акцияләр үткәрелә.

Бу акцияләрнең максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торырга һәм аларны медицинадан тыш куллануны профилактикалауда катнашуга җәлеп итү, балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү.

Полицейскийлар башка кызыксынган оешмалар белән берлектә балигъ булмаганнар һәм яшьләр күпләп була торган урыннарны тикшерәләр, балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнешенә тартучы затларны ачыклыйлар һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә чик куялар.

Наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше, шулай ук аларның законсыз рекламасы һәм пропагандасы фактлары турында билгеле булганда 8 (84378) 2-55-41 яки 8 (843) 91-29-32 номерлары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев