Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Мәктәпкә минем имин юлым

Бер караганда моның – өйдән мәктәпкә кадәр баруның нинди кыенлыгы бар? Әмма мәктәп укучысын юлда “тозак”лар көтеп торырга мөмкин. Баланы юлда куркыныч урыннарны таный белергә өйрәтү – ул өлкәннәр бурычы.

Нәкъ менә шуңа күрә Сокуры урта мәктәбендә уку елы башында куркынычсыз маршрутны өйрәнү оештырганнар. Бу чараны шулай атаганнар да: “Мәктәпкә минем имин юлым”. Аңа укучылар – ЮИД отряды әгъзалары кушылган. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Гаврилова һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина белән балалар имин маршрут буйлап үттеләр, барлык юл “тозак”ларын, куркыныч участокларны һәм юл билгеләрен өйрәнделәр. 

Державин урамындагы җәяүлеләр чыгу урынында балалар ЮХИ буенча викторина сорауларына җавап бирделәр һәм җәяүлеләр өчен светофордан ничек файдаланырга икәнен күрсәттеләр. Чара азагында һәр укучы “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан бүләкләр җыелмасы: яктылык кайтаручы беләзек һәм ручка алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев