Кама ягы
  • Рус Тат
  • Каникуллар безгә шатлык китерергә тиеш

    ГИМС хезмәткәрләре районның кайбер мәктәпләрендә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән язгы ташу чорында балалар иминлеген тәэмин итү турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шул ук вакытта куркынычсызлык чаралары хакында белешмәлекләр тараттылар.

    Иң озын һәм хәлиткеч чирек артта калды, гадәттә бу вакытта балалар нык арыйлар. Язгы каникулның бик көтеп алынуы очраклы түгел. Өстәвенә урамда кояш яктырак балкый, гөрләвекләр көчәйгәннән-көчәя һәм тиздән сулыклар боз кисәкләре белән капланыр. Бу вакытта табигать кочагында булырга теләмәгән үсмерләр юктыр.

    -Саф һавада йөрергә ярый, әлбәттә, һәм кирәк тә, - ди ГИМС үзәге Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Пыренков. - Әмма күзәтүсез калдырылган балаларның язгы су ташу корбаннары булу ихтималын да онытырга ярамый. Һәр сезонда тормыш безгә кырыс сабак бирә. Март башында Минзәлә районы елгаларының берсендә өч кеше, шул исәптән бер балигъ булмаган бала һәлак булды. Һичшиксез, яз көне сулыкларга керүдән тыелып торырга кирәк. Балаларның боздан арчылучы елгалар, күлләр, култыклар янында вакыт үткәрү куркынычын кисәтергә була, моның өчен аларның ялын оештырырга, алар булган урыннарда контрольне көчәйтергә кирәк. Безнең заманда, мәктәпләрдә, клубларда түгәрәкләр, секцияләр, ә Лаешта бассейн эшләп торганда, бу проблема түгел, дип уйлыйм. Эш бездән - өлкәннәрдән тора.

    Ничек кенә рәхимсез яңгырамасын, көтмәгәндә бозлы суга эләккән кешенең, бигрәк тә баланың исән калу мөмкинлеге юк диярлек. Үлемнең төп сәбәпләре - артык туңу, салкыннан шок булу, сулыш функциясе бозылу. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: