Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Объектларның иминлеген тәэмин итик

Лаеш районы учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының террорчылардан яклануын оештыру өчен тулы бер чаралар комплексы үткәрелә. Һәр учреждениенең иминлек паспорты бар. "Комплекс-52" ДБУда да шундый паспорт бар. Норматив документлар арасында - гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе органы турында нигезләмә, янгын иминлеген һәм сулыкларда иминлекне тәэмин итү буенча план, учреждениене...

Лаеш районы учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының террорчылардан яклануын оештыру өчен тулы бер чаралар комплексы үткәрелә. Һәр учреждениенең иминлек паспорты бар.

"Комплекс-52" ДБУда да шундый паспорт бар. Норматив документлар арасында - гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе органы турында нигезләмә, янгын иминлеген һәм сулыкларда иминлекне тәэмин итү буенча план, учреждениене саклау һәм оборона схемалары, кертү-чыгару документлары үрнәкләре һәм башкалар.

Ел саен тикшерү үткәрелә һәм объектны террорчылардан һәм диверсиягә каршы саклауның торышын тикшерү буенча акт төзелә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагына персоналны даими өйрәтү нормага әйләнде. Террорчылык куркынычы янаганда тиз арада белеп эш итүгә зур игътибар бирелә.

Саклык чаралары комплексына инженер-техник ныгытылуны тәэмин итү : тотып алу, электрон йозаклар һәм домофоннар, махсус турникетлар, янгын-сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү, территорияне дөрес яктырту һәм башкалар керә. Шулай ук якын араларда объектның террорчылардан сакланышын һәм физик саклануны камилләштерү буенча өстәмә чаралар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район