Кама ягы
  • Рус Тат
  • КОРБАННАР БУЛМАДЫ

    Узган атнада Оренбург трактында ике һәлакәт булды.

    Үткән чәршәмбедә "җиделе" йөртүчесе могҗиза белән генә фаҗигагә эләкми кала: ул МАЗ һәм SHAANXI SX автомашиналары арасына кысылып калудан чак кына котыла. Сәгать 13.50 дә Казан-Оренбург автоюлының 49 километрында МАЗ автомашинасын йөртүче 1988 елгы граждан Х. алда барган җиңел машинага кадәр араны исәпләп бетерми. Аның тормозлары эшләми һәм зур машина җиңел машинаны куып җитә. ВАЗ йөртүчесе ниндидер могҗиза белән кырыйга чыгып юл кырыена төшә ала. Әмма МАЗ бәрелешүдән котыла алмый: ул руль артында Борисково кешесе утырган SHAANXI SX ны куып җитә. Бәхетле очраклык белән генә җитди нәтиҗәләр булмый кала. МАЗ йөртүченең сул боты һәм кулы сына, ул РКБга озатыла.

    Икенче көнне иртәнге җиденче яртыда шул ук урында диярлек - 46 нчы километрда Казанда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз Мицубиси Лансер автомобилендә әйләнеп каплана. Тизлек җыйган хатын-кыз идарәне югалта һәм автомобиль юл кырыена чыга һәм каплана. Бәхеткә каршы, алган җәрәхәтләре тормышына куркыныч тудырмый, әмма зыян күрүчене РКБга озаталар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: