Столбищеның исерек машина йөртүчесе полицейскийлар аны туктаткач машинасына ут төрткән
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм "Камская новь"-"Кама ягы" газетасы редакциясе хезмәткәрләренең уртак рейдлары дәвам итә. Патрульлек итүнең максаты-исерек йөртүчеләрне ачыклау, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
Маячоклары янган машина Лаеш урамнарына чыкканда караңгы иде әле. Анда инспекциянең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Газизуллин, юл инспекторы Сергей Байдалов һәм газета хәбәрчесе иде.
Маршрутны билгеләгәч Иске Пристань ягына юл алдык. "Радуга" балалар бакчасыннан ерак түгел юл читенә җиңел машина "төшкән",-дип хәбәр итте беренче туктаткан машинаны йөртүче. Борчылган полиция хезмәткәрләре бу хәбәрне тикшерергә булдылар.
Юл читендә торган бульдозер һәм авария утлары янган иномарка күренде. Якынрак киләбез. Юл читендә, борыны белән йомшак карга төшкән үзебезнең ил машинасы. Бәхеткә каршы, зыян күрүче юк. Соңрак ачыкланганча, машина юлдагы эздән чыккан, автоледи үз машинасына идарә итә алмаган һәм аның "карлыгачы" юлдан очкан. Аны кар әсирлегеннән чыгарганны көткәч, полиция хезмәткәрләре рейдны дәвам иттеләр.
Бу иртә юл хәрәкәте инспекторларын сөендерде-кагыйдә бозучы булмады.
-Кызганычка каршы, мондый хәл сиоәк була,-дип билгеләп үтте Мөдәррис Идрис улы. Мәсәлән, кичә безнең егетләргә Атабай юлы буйлап исерек машина йөртүчене куарга туры килгән.
-Тракт буенча пыялалары каралтылган ВАЗ 2106 хәрәкәт итә дигән хәбәр килде. Алдында номерлары юк,-дип сүзгә кушылды Сергей Байдалов.-Трассага чыктык. Туктатырга тырышып карадык, әмма йөртүче буйсынмады. Аны куа башладык. Машина Никольский ягына оча, аннан Столбищены чыкты. Югары тизлектә 40 минут кудык. Ниндидер мизгелдә йөртүче идарәне югалтты. Автомобиль юл читенә төште һәм кар көртенә төртелде. Ир кеше качарга омтылды, ләкин мин аны куып тоттым. Ул исерткеч эчемлек кулланган Столбище кешесе булып чыкты. Эвакуатор чакырганда һәм яшь кешенең мәгълүматларын эзләгәндә, ул мотажка алып үз машинасы тәрәзәсен ватты. Без өлгерми дә калдык. Соңрак йөртүче аккумуляторын ычкындырырга рөхсәт сорады, штраф саклау урынында ул "утырырга" мөмкин. Тоткарланучы иелде, ягулык шлангын суырып алды һәм...машинасына ут төртте. Янгын сүндерүчеләрне чакырырга туры килде, алар мөмкин булганча коткардылар.
2014 ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 350 очрагы ачыкланган. Исерек хәлдәавтотранспортка идарә иткән йөртүчеләргә 50 дән артык беркетмә төзелгән. Район юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә бер кеше һәлак булган, 11 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Бәхеткә, бу юлы корбаннар булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев