Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Полициядә билгеләнмәгән – колониягә киткән

Административ күзәтүне үтәмәгән өчен электә хөкем ителгән гр. П. дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителде. Лаеш район прокуратурасы 38 яшьлек гр.П.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. -2016 елда Лаеш район суды карары белән гр. П.га административ күзәтү билгеләнде, ул административ чикләүләрне һәм кайбер вазифаларны күздә тота, - дип аңлатма...

Административ күзәтүне үтәмәгән өчен электә хөкем ителгән гр. П. дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителде.

Лаеш район прокуратурасы 38 яшьлек гр.П.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

-2016 елда Лаеш район суды карары белән гр. П.га административ күзәтү билгеләнде, ул административ чикләүләрне һәм кайбер вазифаларны күздә тота, - дип аңлатма бирә прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. - Әмма бу граждан суд карарын үтәми. Ул өч тапкыр үз белдеге белән яшәү урыныннан китә, административ хокук боза.

Шушы көннәрдә булган суд аны дүрт айга җитди режимдагы төзәтү колониясенә җибәреп ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары закон көченә кермәде әле.

Фото: https://yandex.ru/images/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район