Кама ягы
  • Рус Тат
  • Полициядә билгеләнмәсәң-колониягә эләгәсең

    "Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затларны административ күзәтү турында"гы Федераль законга ярашлы төстә иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучылар аерым контрольдә торалар. Шул ук вакытта аларның җәмәгать урыннарында булу вакытлары да чикләнә. Законны үтәмәүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Лаеш районында яшәүче гр.С. белән нәкъ шундый хәл була. Ябылу урыныннан кайткач 34...

    "Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затларны административ күзәтү турында"гы Федераль законга ярашлы төстә иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучылар аерым контрольдә торалар. Шул ук вакытта аларның җәмәгать урыннарында булу вакытлары да чикләнә. Законны үтәмәүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

    Лаеш районында яшәүче гр.С. белән нәкъ шундый хәл була. Ябылу урыныннан кайткач 34 яшьлек ир полиция бүлегенә теркәлүгә килү кирәклегенә игътибар бирми. Февраль аенда гына да ике тапкыр 23 сәгатьтән соң өендә булмый. Ә гыйнвар һәм февральдә исерек хәлдә биш мәртәбә җәмәгать урыннарына килә, шуның өчен административ җаваплылыкка тартыла. Бу гражданның "Админи стратив күзәтү.... турында"гы федераль законын явыз нияттә бозганын исәпкә алып аны җинаять җаваплылыгына тарталар. Лаеш район прокуратурасы гр.С.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклый.

    -Ир үз гаебен тулысынча таныды,- дип аңлатып үтте район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов.-Суд аны катгый режимлы колониягә җибәреп дүрт айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Хөкем карары закон көченә кермәде. Административ күзәтү астында булган затлар киләчәк язмышлары үзләренә бәйле булуны онытмасыннар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: