Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Урта Девятовода авыл бәйрәме үткәрделәр

Үткән шимбәдә Урта Девятовода авылның "Чишмә-2012" бәйрәме тантаналы йөрештән башланды. Ул барысын да - хуҗаларны һәм кунакларны, яшьләрне һәм өлкән яшьтәгеләрне берләштерде.

Дүртенче ел рәттән җәй уртасында оештырылучы халык күңел ачулары туган җирнең тарту көче никадәр зур булуын күрсәтә. Бу көнне авыл читендә, берничә гасыр дәвамында шифалы чишмә агып торган җирдә кешеләрнең күп булуы һәм күңел ачуы очраклы түгел.

Күпләр сүзләре буенча, бу бәйрәм генә түгел, ә көнкүреш проблемалары һәм мәшәкатьләреннән аерылып тору чарасы. Монда җаның ял итә, яңа энергия аласың. Бәйрәм үз исемен аклый - чишмә суы һәрчак яшьлек, сәламәтлек һәм озын гомер чыганагы булып саналды. Тантана гаепчесенә җырлар, шигырьләр, биюләр багышлана... Һәркемгә чип-чиста су тәкъдим итәләр. Бу яхшы гадәтләрнең берсе - барысын да чишмә суы белән сыйлыйлар.

Әмма авыл чишмәсе белән генә түгел, кешеләре белән дә танылган.

"Безнең күренекле якташларыбыз, бай тарихыбыз, сакланып калган мәдәни традицияләре без бар, - диләр оештыручылар. - Әгәр авыл бәйрәмен оештыру фикере халыкта яклау тапмаса, бик кызганыч булыр иде".

"Чишмә" елдан-ел күбрәк кунаклар, күрше авыллардан, Лаештан, Казаннан иҗат коллективлары җыя. Бәйрәм җирле халык һәм кунакка килүчеләр тарафыннан торган саен ныграк ихтирам ителә һәм яратыла бара. Моны кичкә кадәр дәвам итүче халык күңел ачуларының атмосферасы да раслый.

Гадәт буенча, "Чиш-мә"дә авылның иң өлкән һәм иң яшь, яңа туган кешеләрен хөрмәтли-ләр.

Алтын һәм көмеш туйларын билгеләп үткән парлар да "Чишмә"дә хөрмәтләнә. Тантананың барлык гаепчеләре дә кыйммәтле бүләкләр ала, алар хөрмәтенә җырлар җырлана. Күптөрле конкурсларда җиңүчеләр, шул исәптән иң яхшы хуҗалык та аерым мактауга лаек була. Авыл бәйрәмен олылардан бигрәк балалар көтеп ала, алар конкурсларда, уеннарда катнашалар, бүләкләр алалар. Иҗат коллективлары да бүләксез китми. Сүз уңаеннан, "Чишмә" иганәчеләргә кытлык кичерми. Алар арасында "Алексеевск керамикасы" ААҖ, "Урта Девятово", "Девятово" ЧҖҖләре, Блохина һәм Исхаковның шәхси сәүдә предприятиеләре һәм башкалар бар. Уртак тырышлык белән бәйрәм авыл кысаларыннан чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник родник Девятово