Район юлларында ике кеше бәлагә тарыды
Беренче фаҗига Комлы Ковалида Октябрь урамында була. Анда машина юлын җәяүлеләр үтү өчен тәгаенләнгән урыннан үтүче 13 яшьлек велосипедчы ВАЗ-21083 көпчәге астына эләгә. Икенче авария Сокурыда булаган. Кич белән ВАЗ-21124 йөртүче юлны "зебра"дан үтүче 67 яшьлек пенсионерны бәрдерә. Ике очракта да зыян күрүчеләр күп төрле җәрәхәтләр белән Казандагы республика клиник...
Беренче фаҗига Комлы Ковалида Октябрь урамында була. Анда машина юлын җәяүлеләр үтү өчен тәгаенләнгән урыннан үтүче 13 яшьлек велосипедчы ВАЗ-21083 көпчәге астына эләгә. Икенче авария Сокурыда булаган. Кич белән ВАЗ-21124 йөртүче юлны "зебра"дан үтүче 67 яшьлек пенсионерны бәрдерә. Ике очракта да зыян күрүчеләр күп төрле җәрәхәтләр белән Казандагы республика клиник хастаханәсенә озатылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев