Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юлларда хәл яхшырды

Юлларда юл-транспорт һәлакәтләре сирәк күренеш түгел, Лаеш районы да бу яктан искәрмә булып тормый. Районның юл хәрәкәте иминлеге бүлеге мәгълүматлары буенча 2013 елда җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында аварияләр саны шактый кимегән һәм бу ышанычны арттыра.

Бәхеткә каршы, яңа ел көннәрендә районда юл һәлакәтләре булмаган, ә узган елның гыйнварында дүрт авария булган, аларда җиде кешенең гомере өзелгән. Тизлекне күпкә арттырып йөрүчеләр һәм исерек хәлдә автомобиль руле артына утыручылар саны да кимегән. 2014 ел башыннан шундый кагыйдә бозучы 4 кеше ачыкланган. Сүз дә юк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзаларның катгыйлануы турында административ законнарга кертелгән үзгәрешләр дә хәлне сизелерлек яхшырткан. Иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләр һәм пассажирлар саны да кимегән. Алар еш кына тизлекне дә арттырган.

Моннан тыш, яңа ел каникуллары алдыннан Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә балаларның иминлеген саклауны арттыра торган профилактика чаралары үткәргәннәр. "Кышкы каникуллар" айлыгы 23 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам иткән. Хокук саклаучылар мәктәп укучылары һәм бакча балаларының әти-әниләре белән очрашканнар, аларга балаларны күз уңында тоту һәм махсус автокреслолылар һәм иминлек каешларыннан файдалану кирәклеген аңлатканнар.

-Юл хәрәкәтендә катнашучыларның дисциплинасы арту сөендерә,-дип билгеләп үтә Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальник вазифаларын башкаручы Мөдәррис Газизуллин.-Барлык чараларны саклау, шул исәптән профилактикалау да, киләчәктә районда юл һәлакәтләре санын киметүдә ярдәм итәр дип исәплим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность рейд