Кама ягы
  • Рус Тат
  • Балык, кап, боз өстендә ялтырап ят!

    Бүген без балык тотуга мәхәббәт, ә төгәлрәк әйткәндә - кыш көне балык тоту турында сөйләшербез.

    Күпчелек территориясендә кышлар 5-6 айга сузылган илдә боз өстендә балык тоту - миллионлаган кешенең хоббие. Салкында сәгатьләр буе бәке янында утырып үзенең "йолдызлы сәгатен" көтәргә әзер балыкчыларны аңламаучы кешеләр дә бар. Кышын балык тоту - бик мавыктыргыч шөгыль, дигән фикерне бар кеше дә якламый. Әмма бер тапкыр барып, әлеге ялның бар рәхәтлекләрен үзеңдә тоеп карау җитә һәм - бетте! Юкка гына "кышын балык тоту - ул авыру, шул ук вакытта дәвалап булмый торган!" димиләрдер.

    50 еллык балыкчы стажы булган абыемның сүзләрен бала чактан истә калдырдым. Балык тотып кайтканнан соң ул һәрчак бик яхшы ял иттем дип әйтә иде. Физик арганлыкка карамастан, яңа көч һәм мораль канәгатьләнү хисе кичерә иде. Хәзер аңа 67 яшь инде һәм ни өчен нәкъ менә кышын, ә җәен түгел дигән сорауга ул шулай ук шаяртып җавап бирә: "Ни өчен яңа елны кышын билгеләп үтәләр? Җәен җылы бит..." Нәрсә әйтәсең инде моңа. Һәркемнең дә зәвыгы бер түгел шул.

    Россиядә даими төстә кышын балык тоту ярышлары үткәрелә. Ял көннәрендә сулыкларга ярышу һәм ял итү өчен меңләгән балыкчы җыела. Мондый чаралар күп санлы тамашачыларны җәлеп итә.

    Ләкин чынбарлыкка кайтыйк, чөнки урамда март ае һәм кояш инде гел яз көне кебек җылыта. Боз өсте исә балыкчылар белән чуарланган. Әмма элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен онытырга ярамый. Нык булмаган язгы боз зур куркыныч тудырырга мөмкин. Моның турында коткаручылар да кисәтә. Аларга куркынычсызлыкны пропагандалау белән генә түгел, ә экстремал балыкчыларны коткару белән дә шөгыльләнергә туры килә.

    Көннәр җылына башлау белән куркыныч булмаган урыннарны сайларга кирәк, алар көчле агымнан һәм боз эри башлаган җирләрдән мөмкин булганча ераграк булырга тиеш. Яз - балыкка берүзең һәм кешесез урынга бару мөмкин булган вакыт түгел. Бозга икәүләп яки өчәүләп керү күпкә куркынычсызрак. Төркем белән хәрәкәтләнгәндә бер-бер артлы барырга һәм 5-6 метр дистанция сакларга киңәш итәләр. Шулай ук үзең белән 10-15 метр озынлыктагы нык шнур алу да комачауламый, аның бер башы элмәкле һәм нинди дә булса йөк бәйләнгән булырга тиеш. Элмәк боз астына киткән кеше элмәкне култык астыннан эләктереп ныграк тотынып тора алсын өчен кирәк. Йөк ярдәмендә шнурны суга төшкән кешегә таба ыргытырга мөмкин.

    Шулай да салкын суга эләгергә туры килсә, паникага бирелергә кирәкми. Әгәр якын-тирәдә кешеләр булса, ярдәмгә чакырыгыз һәм мөстәкыйль төстә судан чыгарга тырышыгыз. Кулларыгызны барлык әйбердән - рюкзак, ящик һәм башкалардан азат итегез.

    Кием дә мөһим роль уйный. Кышын кием җылы гына түгел, ә суга төшү очрагында иминлекне тәэмин итәрлек тә булырга тиеш. Кышын балык тотарга яратучылар "костюм-калкавыч"ны тәкъдим итәләр, ул күпмедер вакыт су өстендә тору мөмкинлеге бирә.

    Шуны гына өстисе кала: үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Ә боз өстендә балык тотарга яратучыларга уңышлар телисе килә.

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәлеге.

    Әгәр бозлы суга төштегез икән, мөмкин булганча тирән һәм акрын сулагыз; аякларыгыз белән туктаусыз велосипед педальләрен әйләндергән кебек хәрәкәтләр ясагыз; кулларыгызны киң итеп як-якка җәегез һәм башыгыз белән су астына китмәс өчен боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Җылуның агым сезне боз астына алып китмәслек ягына чыгарга тырышыгыз. Сак кына, боз кырые кителмәслек итеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәккә ятып боз өстенә башта бер, аннан икенче аягыгызны куярга тырышыгыз. Әгәр боз чыдата икән, акрын гына боз кырыеннан читкә тәгәрәгез һәм ярга таба шуышыгыз. Үзегез килгән якка таба хәрәкәтләнегез, чөнки анда инде бозның ныклыгы сыналган бит. Аннан соң якындагы җылы бинага йөгерегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: